Четверг, 13.11.2025, 08:00:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 20 » ПЕРЕПИСЬ БӘЕТЛӘРЕ
ПЕРЕПИСЬ БӘЕТЛӘРЕ
09:09:11
        51. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Общий перепись язарга отчетчиклар куелды,
Мәзкүр [1] язу хакында күздән яшьләр коелды.

Отчетчиклар бересе — мөселманнан Моратов,
Икенчесе — Иштирәктән [2] Шәрәфетдин Сәлимов.

Обжорский команда — алар кемнәр? — дисәгез,
Түбән юлда язармын, аңлатырмын белсәгез.

Справник бересе, становой дүртесе,
Сотскийның саны, юк, үрәтникләр алтысы.

Дисәтский күптән-күп, солдатлары йөздән күп,
Җандармнар ничәдер, староста дәхи күп.

Барын җыеп санасаң, ике йөздер хисаптан,
Ихтималдыр артмагы бу әйтелгән нисабтан [3]

Сеңерән авылы китерде, бу микъдарга җиткерде,
Никадәре булса да, обжор ашап бетерде.

Өйгә кереп талыйлар, ни бар-югын карыйлар,
Җәфа өчен килгәчтән, әйтеп булмый, агайлар.

Сыерларны суйдылар, ашап-эчеп туйдылар,
Биш бидрә хәмерне эчеп гакыл җуйдылар.

Сигез кадак бөртек чәй, бар да кытай чәйләре,
Бу вакыйга булган көн газиз шәгъбан [4] айлары.

Дистә ярым сарыкны, симезне һәм арыкны,
Солдатларга өләштек йөздән артык тавыкны.

Бер пот ярым шикәрне ашап беткәч китәрме?
Аның белән белеп булмый закон ничек итәрне.

Сары майны майлыйлар, бар урынны кармыйлар,
Майны ашап бетергәч, иреннәрен ялмыйлар.

Обжорский команда күпме тордылар анда,
Түбән юлда язармын, аңлатырмын һаман да.

Тугыз тәүлек тордылар, күпжемсәне ордылар,
Үрле-түбән чабышып, чана-живот[5] кырдылар.

        52. ИКЕНЧЕ БӘЕТ

Бөгелмәнең юлларыннан солдатлар килә тезелеп.
Становой команда биргәч, кешеләр елый өзелеп.

Командирлар килеп җитте, икенде-ахшам вакытында.
Күп муллалар җәфа күрде шушы перепись хакында.

Кирлегәч [6] авылы зур икән, урамнары тар икән,
Ата-баба күрмәгәнне без күрәсе бар икән.

Губернаторлар янында бары да патша казагы,
Кирлегәч хәлен сорасагыз, мисле тәмуг газабы.

Яткан урыным каралты, эчләре дөм караңгы,
йөзәр чыбык суктыргачтын бөтен тәнем кан алды,

Кирлегәч суы буйларында таптым сусар койрыгы,
Йөзәр камчы суктырырга үрәтникнең боерыгы.

Аккош оя ясар микән күл буенда камышка?
Бөтен авыл үкереп җылый барабан каккан тавышка.

        53. БАКЫРЧЫ БӘЕТЕ

Бу вакыйга булды үзе мең сигез йөз туксан җидедә,
Көз көнендә декабрьның егерме дүртенче көнендә.

Губернатор шашып килгән, җиз барабан кактырып,
Зур команда алып килгән, Бакырчыларны куркытып.

Бакырчының капкасын җил күтәреп атмасын,
Бакырчыга команда килде — Бакырчылар качмасын.

Бакырчы авылы зур авыл, икмәк-тозга бай авыл,
Бакырчылар шаккаттылар: тирә-якта каравыл.

Бакырчының капкасы ыңгырашмыйча ачылмый,
Бакырчының халыклары каравыллы — кач алмый.

Иртә торсак, ни күрик, солдатлар ташый талчыбык,
Өч-дүрт солдат бергә сукты, Бакырчы халкын яткырып.

Бакырчыда уртада су, язын ага ыргылып,
Бакырчы халкын суктылар, «Гаепле сез»,— дип куркытып.

Бакырчы авылы зур авыл, ике ягы таулы икән,
Сугылганнар бик кызганыч, аркалары канлы икән.

Бакырчы халкы җәфалана, йөриләр янып-көеп;
Сугылганнар дәваланды чи тиреләр ябынып.

Бакырчының капкасына тимер кадак какканнар,
Бакырчының кешеләрен казаматка япканнар.

Зур команда солдатлар ике атна торганнар,
Бакырчының халыклары хәйран булып калганнар:

Бакырчының халыклары кое казучы — һөнәрле,
Узып киткән зур вакыйга истән чыккан юк әле.

        54. БОЯР УРМАНЫН КИСҮ БӘЕТЕ

Юл буенда җир җиләге, төшеп-төшеп ашадым;
Яшем егерме бишкә җиткәч, туган илем ташладым.

Миннән калган кола атны авыр йөккә җикмәгез,
Мине озаталар каторга, кайтыр диеп көтмәгез;

Ялпычак суы ташыйдыр, су ярларны ашыйдыр;
Нурмөхәммәт Әнкәсенең ике күзе яшьледер.

Ак казмы әллә дигәнем ике ала каз булды;
Авылкаем, онытмагыз, изгелегем аз булды.

Сандугачлар сайрыйдыр юл буенда куакта;
Сагынырсыз да сөйләрсез, тик булырбыз еракта.

Ялпычакның суына такта басма салыгыз,
Сезнең өчен катор китәм, бәхил булып калыгыз.

Бәнем җиккән туры атым башын чайкап барадыр,
Бояр башына җитә алмадым, үкенечкә каладыр.

Урамнарда йөргәндә . борыла-сарыла йөримен.
Үткән төндә төшемдә яман төшләр күрдем мин.

Кичә күргән төшләрем, бүген килеп җитте инде,
Әбүбәкер [7] дигән йөзе кара башымны ашап китте инде.

Иртә торып чыгып киттем кола атымны эзләргә.
Боярларга көн бирмәгез, васыять булсын сезләргә.

Үткән гомерем эчендә тектереп кидем бер җилән.
Хезмәт күрсәтә алмадым яшьлек һәвәсе илән.

Ялпычак суы буенда ике сусар уйныйдыр.
Каторга җирләре ерак, инде кайтып булмыйдыр.

Әй, өйрәдер ашыбыз, түгеләдер яшебез.
Авылыбызның халкы өчен корбан булды- башыбыз.

Шәйморатның мылтыгы куйган җирдә атылган,
Безнең өстән донос ясап, Әләкси боярга сатылган.

        55. УРТА ӘЛӘЗӘН БӘЕТЕ

Бастовкага бармый калган чукрак булганга Хәлил.
Старшина допрос ала: «Право слово, не ходил».
Эй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

Тугай Шабан атын җигә, хатыны җиләнен кия.
Кызлары әйтә: «Әти, кәбәм, өстәлләрен дә төя!»
Әй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

«Өстәлләрен алмас идем, гурничәмнең күрке юк,
Бармас идем шул Поповка, зур улымның бүрке юк».
Әй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

Әкел [8] җиккән берләнтин [9] ат, әмән [10] чалгы сатучы.
Чаадаевныкы Микифор-Шатун хатынын атучы.
Әй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

Бочкар әйтә хатынына: «Чыгып җикче син атны».
Итәк аска тавык тыккан Исәнәй Бочкар хатыны.
Әй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

Бүренеке, ди Айса, капчык теккән зобыннан [11].
«Элке бодаен ташыек, он ташырбыз соңыннан».
Әй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

Бүре Айсасы фытыр бирә боярский ашлыктан,
Казаклар авылга килгәч, качып бара ташлыктан.
Әй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

Күрәйнеке, ди Ионыс, зур булса да бик дурак.
Казаклары бик хәйләкәр, тез аска суга юрап.
Әй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

Авылга казаклар килә бунтовщиклар хакыннан,
Өч верховой казак бара Рәкүж Яхъясы артыннан.
Әй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

Әләзәннеке бер карт, ди, дыфнып [12] бара җыенга,
Бунтовщиклар җәфасыннан очрадык кыенга.
Әй, казак камчысы, сыртка тия ачысы.

        56. ЧЫНЛЫ БӘЕТЕ

Тугыз йөз алтынчы елда килде патша казаклары,
Язып бетерү мөмкин түгел алардин күргән азапларны.

Тарих меңдә тугыз йөздә алтынчы ел эчендә,
Дүрт кешене казаклар атты Мотавилов [13] кыры чигендә.

Камал бабай карт кеше, җитмеш ике яшендә,
Камали [14] ничек җавап бирер бер ходайның каршында.

Икенчесе Хәйретдин, агасы аның Фәхретдин,
Ат койрыгына бәйләп йөргәннәр, җәфаланып үлгән Хәйретдин.

Өченчесе Сәгьдетдин, янында улы Хәлим,
Кылыч белән тапаганнар, казаклар бит бик залим.

Сәгьдетдинне казаклар кыйнаганнар кулын өзгәнче,
Арбасындин егылып төшкән, сөйрәлеп барган үлгәнче.

Сәгьдетдиннең арбасында улы да булган янында,
Улының аягын өзгәннәр, ул да әҗәл хәлендә.

Дүртенчесе Камалетдин, кушаматы аңың Куян,
Казаклар белән сугышып, шунда җанын корбан кыйлган.

Алпут кырына барганда утырдык без олауга,
Аяз көнне томан басты кырда халык елауга.

Казакларның кылычы көнгә каршы ялтырый,
Казаклар дин курку белән йөрәкләребез калтырый.

Ләгънәт төшкән казаклар ахры мәңге яшидер,
Берәм-берәм барыбызның башларыны ашыйдыр.

Безнең сулар тирән су, казлар төшә йөзәргә,
Мылтык белән аткандин соң үлми хәл юк түзәргә.

Дәҗҗал мәлгун — казаклар, Камали — аның ишәге,
Кан эчүче түрәләр авылымызны нишләтте.

Илне бутый Шәһидулла, берсен берсеннән сүктерә,
Ләгънәт төшкән сельский илемездә кан түктерә.

Шәһидулланың атлары йөри кырда тышаусыз,
Сельскийның итенмеше булды илгә ошаусыз.

Шәһидулланың ызбасын верховойлар ясады,
Безнең авыл сельские илемез башын ашады.

Су буендагы каенны Шәһидуллага бирегез,
Мунча ягып чабынсын, гүренә ут кабынсын.

Камали тирмән салдырган, канатын озын калдырган,
Безнең волость главасы дүрт кеше җанын алдырган.

Камали белән Шәһидулла телефонга барганнары
«Чынлы авылы — бунтовщик»,— дип өстебез дин торганнар.

Дүрт йөз кеше ранный булды кылычтан да камчыдан.
Шул кырда өрәк булган ди, каннар тамган тамчыдан.

Шул кырдан төнлә узганда өрәкләрне күргәннәр,
Патша казаклары булып каршыларына килгәннәр.

Исправниклар, түрәләр торалар медальләр киеп.
Губернатор кычкырадыр: «Сез — разбойниклар»,— диеп.

Алтынчы елда Чынлыга губернатор килде үзе,
«Разбойниклар»,— дип әйтүче — губернаторның үзе.

Камали килде волостьтан кырдан кеше куарга,
Килмәгән кеше куарга, килгән башлар җуярга.

Казаклар безгә аттылар, халыклар куркып качтылар,
Берәр сәгать узгачтин ишекләребезне килеп ваттылар.

Йозакларны ваттылар, ишекләрне ачтылар,
Яу казакларындин куркып, балаларымыз качтылар.

Ишек ачып, йозак ватып, документлар эзлиләр,
Тәрәзәдин качмасын дип, мылтык белән төзиләр.

Исправник белән пристав, казак, офицер да шунда,
Пристав әйтә, китереңез пулнамучларны [15] монда.

Казаклар килделәр кырга, мылтык белән аталар,
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз тилмерешеп яталар.

Пристав Соболев сүгенеп йөридер кырда:
«Сез, бунтовщиклар,— диеп,— тагы килдегезме кырга?»

Кан эчүче түрәләр кылдин камчы үрәләр,
Николай вакытында халыклар ничек нужа күрәләр.

Аппак-аппак акчарлак, яр буенда оясы;
Рәхәте юк, михнәте күп, утка янсын дөньясы.

Шәһидулласы — сельский, Камалие — глава,
Камали килсә волостьтан, илгә фетнә ява ла.

Кемнең артык зиһене булса, тагы бераз сөйләсен,
Кем укыса бу бәетне, язучыны сүкмәсен.

        57. АЛТМЫШ АЛТЫ ТҮРӘ КИЛГӘН

Бисмиллаһи, башлаем бу хәсрәтне сүләргә,
Хак тәгалә язса иде ислам динендә үләргә.

Полковникның атлары—кара туры айгыры,
Команданы ишеткәчтин халык өч ай кайгырды.

Команда авылга кергәчтин дүрт барабан кактырды,
Барабан тавышы ишеткәчтин халык күзен кан алды.

Начальниклар килделәр, кыныдин кылыч алдылар,
Кыныдин кылыч алгандин соң халыкны чолгап алдылар.

Ахыр өйлә [16] вакытында халык тезгә утырды [17],
Йосыф белән Габдерәфыйк эченә агу тутырды.

Губернатор—зур начальник, подпись сорап китәдер,
Ислам динен зурысы дип, халык сабыр итәдер.

Латыйф агай бакчасында -губернатор утырды,
Подпись бирмәгәнгә күрә биш чинлеккә [18] тутырды.

Хатыннар бара ындырга сыерларны саварга,
Чит авылдан пүнәтәй [19] килгән сыерларны санарга.

Габдерәфыйк солдат сыерын көтүдин алып суйдылар,
Корбангали хаҗины паструкка [20] куйдылар.

Гани агай, синдә ни хәл? Күп малларың җуйдылар,
Староста хакында паструкка куйдылар.

Кәлимулла подпись бирде, сыерын һәм суйдылар,
Гатаулла ил мулласын паструкка куйдылар.

Сарим агай тавык җыя, начальникка ашарга,
Фәттах агай, ник барасың бу малларны сатарга?

Солдатлар китә су буена ата казлар тотарга,
Губернатор безгә килде ислам динен йотарга.

Сыерлар киткән чагында икенде-ахшам [21] вакытыдыр,
Сыерлар китми нишләсен, ризык китәр вакытыдыр.

Ике авыл арасында олы казан кайныйдыр,
Ата-баба күрмәгәнне — бездә солдат уйныйдыр.

Солдатларның пиченә алтмыш ипи салдылар,
Йосыф белән Габдерәфыйк башлап подпись салдылар.

Икенде-ахшам вакытында солдатлар чыгып тезелә,
Губернатор «китәм» дигәч, Фәттах эче өзелә.

Фәттах агай, бик сикермә, кире эзеңә төшәрсең,
Бу малларны саткан өчен зур шомлыкка төшәрсең.

Фәттах агай йортлары биек тауның башында,
Фәттах агай көтү көтә Чиркас авылы каршында.

Яшәреп болыт чыгадыр, яңгыр микән, кар микән?
Алтмыш алты түрә килде, тагын түрә бар микән?

Сыерларны җыйгачтын, җибәрделәр сатарга,
Гани байга язган икән өтермәндә ятарга.

Сыерларны җыйгачтын, солдатлар бара сакларга,
Ил мулласына язган икән паструкта ятарга.

Корбангали хаҗи агай, син дә җиттең хәтәргә,
Хаҗига да язган икән паструкта ятарга.

        58. ҖАМАЛ И КЫЗЫ БӘЕТЕ

Аттым кошның баласын җомга мәчет аеннан;
Беглыйлар шәмнәр коя Җамалый кызы маеннан.

Кыйблалардан болыт килә, яңгыр микән, кар микән;
Бу дөньяда глава куп, кыз суйдырган бар микән?

Өстемдәге яңа тунны җаным чыкмый алдылар;
Күрсәң, әткәй, чыдамассың, мисле [22] корбан чалдылар.

Рисвай итеп тәнемне калҗа-калҗа телделәр,
Чәчем белән баш итемне крыльцога элделәр.

Кулымдагы көмеш йөзек көнгә каршы эридер,
Җамалый кызы — асыл сөяк наратлыкта черидер.

Ак ызбада киштәдә — Җамалый кызы шәлләре,
Кара урман уртасында Җамалый кызы тәннәре.

Әтекәем бай икән, ак келәтләр салдыра,
Ак келәтләр эченнән Җамалый кызын алдыра.

Куенымдагы мәрҗәнемне алып җепкә тезделәр,
Унике көн йөрттеләр, яшь йөрәгемне өзделәр.

        59. МӘГЪРИ КЫЗ БӘЕТЕ

Тарих мең дә сәкез йөз дә җәй узубән көзендә,
Мәһди байга ут салганнар, үчләре бар икән үзендә.

Яңа икән саласы, Ранбурдыр каласы,
Мәһди байның тәкъдирендә язган икән янасы.

Йорты янса, йорт салыр, кызы Мәгъри жәл, янган,
Кызы утка янганнан барчасы калды хәйран.

Мәгъри менгән чардакка, нәрсәләрен алырга,
Сикереп төшкән чардактан ут эчендә калырга.

Ташпулатның чардагы биек икән менәргә,
Мәгъри менгән чардакка әҗәл тартып үләргә.

Ут эчендә төшеп янган зифа буйлы Мәгъри,
Тилмереп янганнан корыган әнкәсенең бәгыре.

Мәһди байның йортысына беглыйлар ут салган,
Йорты янса — йорт булыр,— кызы Мәгъри шул янган.

Күп иде кызына кызыккан һәм башкорттан, казахтан,
Мәһди байның китмеш чабы [23] куштанлыктан, байлыктан.

Уны агачтан, икесе таштан, унике өе һәм бар иде,
Тирәли сарай илә тулган таш ихаталар, амбарлар иде.

Ике завод биләр иде: бере — путаш, бере — күн,
Зәвык итеп йөрер иде бу хәл илә көне-төн.

Үгез илә сабанда каты чирәм ачарлар,
Ут төрткәчтен, беглыйлар каты торып качарлар.

Чирәм ачкан кешеләре беглыйларны тотканнар,
Каты сугышып (каты тотып) агызганнар күп каннар

Бер беглыйның шул заман бәрелеп башы ярылган,
Безнең гөнаһ шомлыгы, дип, Мәһди байга ялынган.

И яраннар, яман эш яман эшкә тарткандыр,
Мәгъри утка кереп янмак тәкъдирендә язгандыр.

Чәч үреме алтын тәңкә илә аның үргәндер,
Чәче янып алтын тәңкә барча аның эрегәндер.

Кигән ефәк күлмәгенең изүенә тәңкә тезгәндер,
Сикереп төшкәч кызу утка өмидене өзгәндер.

Унике яшьтә гарәп-фарсы укыр иде Мәгъри
Исенә төшсә, әнкәсенең өзеләдер бәгыре.

Бармаклары янган аның, калган кигән балдагы,
Утта янып харап булган илдә кызның ардагы [24].

Мәһди байның киртәсендә үгезләр янган үкереп,
Унҗиде үгез улган һәлак, киртәсенә ут кереп.

Иөз утыз өч сыгыры, җитмеш алты һәм аты,
Биш йөз кырык сигез сарык кырылып янган бик каты.

        60. ЯҢА ҖИР БӘЕТЕ

Бисмилла дип башладым,талдин таяк ташладым
Яңа җирләр бәетен бүген әйтә башладым.

Мөселманга ике бәйрәм, берсе — корбан гаете,
Без әйтәбез, сез тыңлагыз, яңа җирләр бәетен.

Тарих мең дә тугыз йөздә, ундүртенче ел эчендә.
Яңа җиргә киттеләр чәһәршәмбе кичендә.

Атны җиктем китәргә, бер сәгатьтә җитәргә,
Яңа җиргә барып кергәч, белмим ни хәл итәргә.

Шушы шәһәр урамы ташка күрә шалтырый,
Гыйлем абзый җәмәгате чыгып китәргә аптырый.

Безнең әткәй атлары тимер чана җиккән лә,
Җан бирүдән яман икәң туган илдән киткәндә.

Гыйлем абзый таягы аршын ярым камыштыр,
Гыйлем абзый хатынының эче тулы сагыштыр.

Безнең Төмән сулары катар микән боз булып?
Төмән дигән илләрдә йөрербез микән ил булып?

Самовар куйдым күмерсез, кайнап чыгар, күрерсез»
Без йортымызда булмагач, бөтен авыл күңелсез.

Уйлый-уйлый язамын ниләр булды башымда.
Туганнарым, балаларым гел торалар каршымда.

И уйдылар, уйдылар, уйга кибән куйдылар,
Крепить [25] иткән кешеләрне яңа җиргә куйдылар.

Бу бәетне без яздык, искә алсын туганнар,
Хәзерендә безләрне яңа җиргә куялар.

Безнең артта бер куак былтыргыдан арткандыр,
Бармас идем Төмәнгә, нәфкым шунда тарткандыр.

И илемез, илемез, илдә бетте көнемез,
Яңа җиргә чыгып киткәч, кайчан кайтып керербез?

Безнең авыл чокырларын матур диләр күмәргә,
Яңа җиргә киткәндә мөмкин түгел түзәргә.

Аягымдагы итегемне борып читек итәргә,
Ташкичү дигән илләрне ничек ташлап китәргә?

Галим агай атлары коры улак кимерә.
Галим агай җәмәгате «китмик» диеп тилмерә.

Биек тауның башында оясы бар, кошы юк,
Ташкичү дигән илләрдә исеме калды, үзе юк.

Галим агай атлары йөридер лә табышка.
Галим агай хатыны чәй эчалмый сагыштан.

Яңа җиргә киткәндә бөтен авыл җыелган,
Җыен туган арасында бәнем башым җуелган.

Яңа җиргә китәсебез кергән иде төшләргә,
Түзмәенчә һич чара юк алла язган эшләргә.

Кыр капкасын чыкканда карадым бән каерылып,
Туганнарым, балаларым калды бездән аерылып.

Безнең сулар тирән су, кодрәт белән казылган,
Яңа җиргә китәсебез мөкаддирдә язылган.

________________________________________________

1. Мәзкүр — югарыда әйтелгән.
2. Иштирәк — Башкортстаннын Илеш районындагы авыл.
3. Нисаб – биредә: сан, күләм.
4. Шәгъбан — ай елының сигезенче ае исеме.
5. Чана-живот — чана-сбруй мәгънәсендә.
6. Кирлегәч — Татарстанның Лениногорск районындагы авыл.
7. Старшина исеме.
8. Әкел — кушамат.
9. Берләнтин — бурлы атын сүзеннән булуы мөмкин.
10. Әмән — әйтерсең.
11. 3обын — чапан.
12. Дыфнып — дып-дып итеп, ашыгып.
13. Мотавилов — алпавыт фамилиясе.
14. Камали — Яңа Кәкерле волосте старшинасы.
15. Пулнамуч (уполномоченный) — вәкил.
16. Ахыр өйлә — төш вакытыннан соң.
17. Тезгә утырды — тезләнде мәгънәсендә.
18. Чинлек (сенник) — әйбер куя торган урын.
19. Пүнәтәй (п о нято й)-—тентү ясаучы.
20. Паструк (острог)—төрмә.
21. Икенде-ахшам — кояш баеган вакыт.
22. Мисле — кебек, шикелле.
23. Чаб — хәбәр, дан.
24. Кызның ардагы — кадерле кыз.
25. Крепить (открепить) итү — авылда җир бирмичә читкә җибәрү.

        
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 15 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz