Вторник, 19.08.2025, 05:41:25   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1102]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 18 » БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫ БӘЕТЛӘРЕ
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫ БӘЕТЛӘРЕ
22:17:12
       29. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Тарих мең дә тугыз йөз дә ундүртенче сәнәдә,
Герман белән сугыш чыкты урак өсте җәендә.

Тау башында тимер бүкән, типкәләмә, Николай,
Без чыгарган бәет түгел, үпкәләмә, Николай.

Германнарның туплары ватадыр ла зур ташны,
Без дә болай йөрмәс идек, син, ашадың бит башны.

Машинада килгән чакта ашамадык ашларны,
Шушы Николай кяфер сатты безнең башларны.

Кояш белән кызарадыр безнең илдәге калай,
Снарядка, патронга алыштырды Николай.

Позициягә б арган чакта б ашлык алдан китәдер,
Йөзе кара Николай башны'харап итәдер.

Солдат итеп алдылар, өскә шинель салдылар,
Байбәтчәнең малайлары өйдә торып калдылар.

Сары атым бәйләп куйдым, салкын су алсын диеп,
Туган илне ташлап киттем, башым гыйбрәт алсын дип.

Солдат итеп алсалар да, будырмам билләремне,
Өч елга дип алсалар да, тутырмам елларымны.

Машинада килеп төштек Варшау дигән калага,
Укыганнар дога кылсын без бәхетсез балага.

Аннан киттек Архангельгә, көннәр әйләнде төнгә,
Окопларда яткан чакта әҗәл көтәбез көн дә.

Архангельдән чыгып киткәч, Саланникка килдек без,
Начальство әмере белән учениегә йөрдек без.

Сугышка да керттеләр гыйнвар ае җиткәндә,
Йөрәкләрем дерелдидер окоп янына җиткәндә.

Безләр барып җитүгә, зур сугышны ачтык без,
Барыбыз да гайрәт белән немецларга аттык без.

Кара төтен арасында ничә көннәр сугыштык,
Өч батальон солдатыбыз — өч Корпуска торыштык.

Чуен чүлмәк эчендә пешә безнең ашыбыз,
Кош-корт очып җитмәс җиргә китте безнең башыбыз.

Французларга саттылар, снарядлар алдылар,
Шулай итеп безнең башны кайгыларга салдылар.

Окопларда яткаң чакта килә мылтык тавышы,
Бик озакка китте иинде шушы Герман сугышы.

Майның унсигезләрендә чыгып киттек отдыхка,
Саравычка туктаталар башка җирдә су юкка.

Иртән сәгать дүрттә торып поход чыгып киттек без,
Ничә көннәр баргачтын кире борылып киттек без.

Ничә көннәр поход барып, сохарилар ашадык,
Ай ярымнар бер урында саздан камыш ташыдык.

Ничә көннәр камыш ташып, кире киттек борылып.
Бармас өчен совет [1] иттек, җыен гаскәр җыелып.

Делегатлар сайладык сугышны бетерергә,
Алар, Рәсәйгә кайтып, безгә мир китерергә.

Делегатларны җыеп Рәсәйгә озаттылар,
Рәсәйгә кайтыц җиткәч, барсын җыеп яптылар.

Унсигезе киттеләр, бары икәү килделәр,
Рәсәй хәлләрен сорагач, үзгәрешне әйттеләр.

Алар кайткач без дә инде пыш-пыш сөйләшә башладык,
Рускийның кадере бетте: үлгән куян да ашадык.

Җыелып сөйләшмәгез дип, кайсыбызны аттылар,
Кайсыбер солдатларны казаматка яптылар.

Солдат, мескен, казаматта, мылтык белән саклыйлар,
Һиц тә дөнья күрсәтмичә, чыгармыйлар, саклыйлар.

Иртән торсам Газазил [2] тик каравылчылар тора,
Куркам сүз дәшергә, мылтыгын хәзер кора.

Французның солдаты ашыйдыр кара елан,
Ходай гомеремне бирсә, бу илләрдә күп тормам.

Россия гаскәрләрен хуплап алды француз,
Башлар тагын эләкте, әй дусларым, күрәмсез?

Заграждение эчендә ай ярымнар яттык без,
Ике шинель, бер итекне бер икмәккә саттык без.

Француз икмәк китерә, алтмыш франк сорый,
Ни сораса, шуны бирә, солдат алырга йөри.

Француздан икмәк алдык, алтмыш франк бересе,
Икмәк алырга акчасы юк, ач ятадыр күбесе.

Россия гаскәрләре — баһадирдыр, көчледер,
Россия гаскәрләре җирдән икмәк чүплидер.

Россия гаскәре сары шинель киядер,
Французга, тыңламаса, артына килеп тибәдер.

Россия гаскәре бер аюны сикертә,
Шушы аю кебек безне англичаннар биетә.

Аю борынында чылбыр, шуны малай тарткалый,
«Ля русс, трогай» дип, француз да суккалый.

Безнең гаскәр бик дружно, берсен-берсе бирмиләр,
Гаскәр сугышка бармагач, англичан да тиргидер.

Гаскәрне сугышка куалар, палатканы ваталар.
Солдат сугышка бармагач, мылтык белән аталар.

Французлар, залп биреп, өч кешене үтерде,
Гаскәребезне үтер дип, бар да сикереп торды.

Без ятабыз сазлыкта, карлар, бозлар явалар,
Бозлы сулар агып килеп окопларга тулалар.

Икмәк тә, су да бирмиләр, өч көн агач кимердек,
Юк ашарга, юк эчәргә, су күрергә тилмердек.

Мең ярымнар кеше яттык, заграждение эчендә,
Елан булып күренәдер шул Николай төшемдә.

Әче буран яуганда окопларда ятабыз.
Безгә икмәк бирелмәгәч, шинель, итек сатабыз.

Дүрт ел буе сугыштык, «Ватан» өчен тырыштык,
Нәтиҗәсе шул булды, кулсыз-аяксыз кайттык.

Дүрт ел буе сугыштык, германнар — дошман диеп,
Арабызда сүз йөрде, әйдә качабыз, диеп.

Дүрт ел буе сугыштык, кемнәр өчен тырыштык,
Германнар — дошман диеп, каныбызны коештык.

Язлар булды, кыш чыкты, гөлләр чәчәген атты,
Язгы сулар белән бергә безнең каныбыз акты.

Сарык көтүе кебек сугышка алып керделәр,
Немец булгач офицерлар, безне пленга бирделәр.

Олы юлның тузаны җилләр булды исә туза,
Нужа белән, хәсрәт белән безнең гомерләр уза.

Ничә айлар тырыштык Николай патша өчен,
Германнар да җиңә алмады, салса да бөтен көчен.

Ораторлар килделәр: «Долой патша!» —диделәр,
Шул вакытта офицерлар кара янып йөрделәр.

Ораторлар килделәр: «Долой сугыш!» — диделәр,
Сөенешеп солдатлар, өйгә кайтабыз, диделәр.

Бер команда китерделәр, дүрт пулемет куйдылар,
Тотындылар кыйнарга, сугышка дип. каулыйлар.

Мең ярымга якын солдат мылтыкларын ташлады,
Кайберләре арадан: «Давай мир!» — ди башлады.

Өч көннән соң хәбәр килде, Николай төшкән икән,
Безнең башны ашаганда авызы пешкән икән.

Йөзе кара Николай французга сатадыр.
Инде хәзер үзе дә казаматта ятадыр.

Николайның хатыны — Мариядыр исеме,
Унҗиденче елга чыккач, үзе йөз түбән китте.

Герман белән безнең солдат кочаклашып яттылар.
Йөзе кара Николайны казаматка яптылар.

Николай ята казаматта, тимер аның койкысы,
Бу хурлыкка төшкәнлектән һич тә юктыр йокысы.

       30. ИКЕНЧЕ БӘЕТ

Мин язамын бу бәеткә истә калган эшләрне,
Безнең хәлгә төшмәсен дип исән калган кешеләрне.

Җомга көнне чыгып киттем туган-үскән илемнән,
Шуннан бирле һич төшмәде патрон минем билемнән.

Йөри идем өйдә вакыт әткәй-әнкәй каршында,
Хәзер инде һәрбер хәлем моңлы, ялгыз башымда.

Ундүртенче сәнәдә алындык без сугышка,
Шул сәнәдә дучар булдык мәңге бетмәс хурлыкка.

Бала булган чагымда йөрегәнмен тынычта,
Хәзер инде каршы барам пуля белән кылычка.

Әткәй, әнкәй еглыйдыр, мин утыргач чанага,
Озатырга килделәр Оса [3] дигән калага.

Каланы чыкканчы килде әткәй, әнкәй озатып
Әле дә шунда тора төсле, икесе дә җылашып.

Әткәем һәм әнкәем озаттылар үземне,
Күңлем тулды, әйтә алмадым «сау бул» дигән сүземне.

Солдат булган адәмнәрнең туган илләре кала,
Кешеләрнең бәхетсезе солдат исемен ала.

Ничә айлар хезмәт итеп, череттем гомеремне,
Насыйп булса кайтырбыз, дип юатам күңелемне.

Өйрәтәләр солдатларны эттән кадерсез итеп,
Кайчан илемә кайтырмын, бу яман сугыш бетеп.

Августның икесе көнне чыгып киттем сугышка,
Шуннан башлап газап чиктем, һич калмадым тынычта.

Эссе вакыт янасың, суык булса туңасың,
Яткан җирдән дошманга үзең мылтык атасың.

Ул вакыт күрми күзең: каплый мылтык төтене,
Туп ярылгач, калмый һич тә кешеләрнең бөтене.

Кайсысының кулы юк, кайсылары аяксыз,
Ничә йөз мең кеше үлсен, ул һичкемгә аяусыз.

«Санитар!» — дип кычкырадыр, азырак хәле булса,
Зур итеп баз казыйлар, әгәр кеше күп үлсә.

Бу падиша нигә белми безнең авыр хәлләрне?
Ничә айлар сугыш булу харап итә малларны.

Егерме дүрттә яшем, әле дә бетми хезмәтем,
Кайчан күтәреп атармын бу дөньяның михнәтен?

Ике потлап әйберемне һич тә яннан куймадым,
Һәрвакытта аяк өстә, һичбер ятып туймадым.

Өчәр көнләп позициягә ашарга килми иде,
Ачлык үтә йөрәгемә, һичберкем белми иде.

Ялгыз вакытта окопта суда утыра идем,
Ике күземнең яшьләрен җылап бетерә идём.

Хезмәт итәм бу патшага, үсеп җиткән вакытта,
Яшь гомерем заигъ [4] үтә позициядә, окопта.

Сугышларда синнән калмый билгә тагылган көрәк,
«Ура!» кычкырып барганда таш кебек ката йөрәк.

Кала алмыйсың син артка, сине куалар арттан,
Җылый-җылый син барасың, үзең язасың һуштан.

Санитарлар акча җыя үлгәннәр кесәсеннән.
Хәбәре юк үзенең дә ни кадәр яшисеннән.

Бу сугыштан файда юктыр күзгә күренгән бер дә,
Шуның өчен мин язамын мәгълүм булсын дип сезгә.

Курыксам да мин язамын күргәннәрне өнемдә,
Ничек-ничек йөргәннәрне Австриядә плендә.

Унбишенче сәнә илә һәм җиденче июльдә,
Дүрт меңләп кеше без төштек Австриядә пленга.

Австрилар алып китте рәткә тезеп безләрне.
Бер-беребезгә карыйбыз моңландырып күзләрне.

Безгә ашарга бирмәделәр, булганын да алдылар,
Әллә ничә мең-мең кеше ач тилмереп бардылар.

Безнең халык шунда үлә: күп күргәнгә ачлыкны.
Ясарга да өлгермиләр үлгәннәргә ящикны.

Бу урында бик күп яттык, бер кечкенә тыгында.
Этләр кебек җиргә ятып, пычракта, яңгырда.

Бу урындин киттек без, машинага утырып,
Киткәндә азык бирделәр — бер кабарлык тутырып.

Килеп җиттек Краковка, ашадык обед анда,
Ашап алгач әзрәк, чыгып киттек тагын да.

Килеп җиттек урынга, кердек без такта йортка.
Без ашый торган ашлар кукуруз да он ботка.

Ботка дигәне он суы, шулпадан бераз куе,
Шуны эчеп гомер иттек, әллә ничә ай буе.

Читлектә кош ник моңлана, әллә йөрәге яна?
Минем дә шулай дошманым йөрәгемә ут яга.

Ничә йөз мең адәмне кол итәдер дошманым,
Ач булса да эшли солдат офицерлар кушканын.

Хәсрәтемнең катылыгы саргайтты йөзләремне,
Яктылыкны һич күрмим, каплады күзләремне.

Читлегеннән чыккан кошлар һавада очып йөрер,
Бу хәлдән котылса башым, туган илемне күрер.

Алма агачның алмасын сандугачлар ашасын,
Сугыш башлаган дошманның башын этләр ашасын.

       31. ӨЧЕНЧЕ БӘЕТ

Бисмилла дип башладым бу бәетнең башларын,
Егерме бер яшьләремдә солдат булды башларым.

Солдат булганда башларым Һич чыкмады яшьләрем,
Кайгы-хәсрәт күрә килде яшь чагыңда ук башларым.

Әткәй-әнкәй, туганнарым, бәхил була күрегез,
Без сугышка хәбәр алдык, хәер-дога кыйлыгыз.

Аягымдагы итегемне поход йөреп туздырдым,
Өч ел иткән хезмәтемне кайтам диеп уздырдым.

Өч ел хезмәт тулганда сугышка хәбәр килде.
Туган-үскән илләремнән өметләрем өзелде.

Авыр түгел патшага өч ел хезмәт итүе,
Җан бирүдән яман, икән сугышларга китүе.

Рамазан [5] ай башында хәбәр килде безләргә,
Бу сугышның башында ук хәбәр иттем сезләргә.

Баштанаяк яшел кием кигезделәр безләргә.
Канлы яшьләр кибәр микән безнең ике күзләрдә?

Без сугышка барабыз, якыңайды арабыз.
Әткәй-әнкәй, дога кылыгыз, без чит илдә каламыз.

Границадан барып кердек, төнге сәгать өчләрдә,
Аяз көннәр томан булды без сугышкан кичләрдә.

Без сугышкан кичләрдә дөньяны төтен алды,
Һәр кешегә мәгълүм инде хәтта кояш тотылды.

Бер көнне биш йөз үлде, бер көнне меңләп үлде,
Мескен ата баласының газиз җаны ни күрде!

Без барабыз аларга, алар килә безләргә,
Тезелеп барган чакларда пуля керә тезләргә.

Мескен солдат — запасныйлар, бар да кырык яшендә.
Көне-төне атышканда утлар яна башында.

Биек тауның башында окоп казып яттык без,
Ике сажин җир астында унике ай яттык без.

Шинель кидем иңемә, каеш будым билемә,
Әллә кайтамын, әллә юк туган-үскән илемә.

Безнең Өфе каласында кылдин камчы үрәләр,
Әткәй-әнкәй, туганнарым бәне кайчан күрәләр?

Ходай кушып йортка кайтсак, кылдин тезген ишәрбез,
Бер керүдә исән чыктык, тагың керсәк нишләрбез?

Мендем тауның башына, карадым авыл каршына,
Яшем егерме дүртендә хәсрәт төште башыма.

Германнарның аткан тубы ,килә күктән сызгырып,
Туп тигәннәр кан эчендә җан бирәләр кычкырып.

Ошбу жирдә җыелган кан җитә атның тезенә,
Егълый-егълый зари кылам бер ходайның үзенә.

Ундүртенче елны гына көткән икән бу хәлләр,
Җирдән елга булып акты адәмдин аккан каннар.

Без сугышкан чакларда кычкырадыр машина,
Ягъмур кебек ядрә ява без мескеннең башына.

Кызыл флаг күтәргәч тә безгә булды барабан,
Германнарның туплары чыгып китә арадан.

Германнарның туплары, зәңгәр икән тышлары,
Туплар килеп ярылганда кырыла адәм башлары.

Без сугышка кергән чакта төркем-төркем керәбез.
Килеп туплар ярылганда әҗәл көтеп торабыз.

Төне-көне туплар аттык Германия гурытына, [6]
Бер ходаем салды безне бу дөньяның утына.

Туп төтене — кара төтен каныктырды күзләрне.
Бу михнәткә дучар кылды бер ходаем безләрне.

Ник каныкмас күзебез, утка кердек үземез,
И әткәем, егъламагыз, бер вакытка түзегез,

Германия җирендә кайда барсаң — карурман,
Төне-көне сугышка җирләр кара кан булган.

Каты сугыш шунда булды дүшәмбе көн кичендә,
Күп гаскәрләр кырылдылар ике сәгать эчендә.

Без сугышкан чакларда күренә кояш шәүләсе,
Берсе аста, берсе өстә мескен адәм гәүдәсе.

Өстемдәге күлмәгемне элеп куйдым кибәргә,
Җир-күк, тау-таш тетрәп тора без сугышкан җирләрдә.

Бер арышын кара каеш солдат, мескен, билендә,
Көне-төне без сугыштык Германия җирендә.

Өстемдәге күлмәгем каеш кебек каралды,
Сугышларга барып кергәч, ике күзне кан алды.

Көне буран, җилләп тора, өскә карлар сылаша,
Сугышка дип хәбәр алгач, солдат кан-яшь егълаша.

Бу германның сугышында күп җәфалар күрдек без.
Ике кадак сохари белән җиде тәүлек йөрдек без.

Алдым каләм, яздым кәлям [7], бездин бәет булсын дип.
Моны укыган мөселманнар безгә дога кылсын дип.

Иртә торып тышка чыксам, агарып таң сызылган.
Безнең болан булулар мөкаддәрдә [8] язылган.

       32. ДҮРТЕНЧЕ БӘЕТ

Энекәем, без йөрибез ят җирләрдә,
Ризыгыбыз чәчелгәндер күп илләргә;
Бәлки шәфкать булса булыр хактан безгә,
Хак тәгалә сабырлыклар бирсен инде.

Вафат булсак, кая безне кәфенләмәк,
Зират казып, кая безне хөрмәтләмәк,
Җеназа укып, кая безне дәфенләмәк,
Ничәбезне бер чокырга салдылар инде.

Аһ дәрига! [9] Ниләр күрми башларыбыз?
Гөнаһыдай хали [10] түгел эшләребез,
Кан аралаш агадыр күз яшьләребез,
Елга булып ага безнең каннарыбыз,

Урман-сазлык безнең йөргән җиребездә,
Авыр мылтык, кылыч, патрон билебездә.
Кайчан кайтып кавышабыз илебезгә?
Хак тәгалә үзе кавыштырсын инде,

Кич ятканда карыймын күк йөзенә,
Ни күрермен диямен үз-үземә.
Йокласам сез күренәсез күземә,
Кавышуны арзу [11] күреп ятам инде.

Без йөрибез солдатларны саф-саф саклап,
Өстебездә шрапнельләр тора шартлап.
Шул сәгатьтә атларыбыз китә яклап [12],
Кыямәт көн булдымы әллә, диям инде.

       33. БИШЕНЧЕ БӘЕТ

Бисмилла дип башладым быелның сугышларын,
Хак тәгалә коткарырмы монда адашкан колларын?

Хактан ярдәм телимен, Моңлы, көйләр көйлимен,
Баштан кичкән хәлләремнән бераз кыйсса [13] сөйлимен.

Тугыз йөз ундүртенче ел туды илгә хәтәрләр,
Хәтәр башының сәбәбе— сугыштыр, зур каһәрләр.

Июльнең унсигезендә килде илгә бер фетнә.
Җиденче ай белән бара, юк сугышсыз бер көн дә.

Безнең чапкан печәнебез калды тарау болында,
Газиз хатыным, яшь балам, калды ятлар кулында.

Бу сугышның фетнәсеннән ябылды күп кибетләр,
Солдат булмаган калмады илдә һичбер егетләр.

Уналтынчы сентябрьдә булды хәбәр чыгарга.
һичбер такать [14] тота алмадым кардәшләрем җылауга.

Икенче көн иртә белән җыелдык без авылга.
Безгә ходай язган икән бала ятим калырга.

Сентябрь унтугызында килеп кердек калага,
Тотмадылар ул калада, китте башлар далага.

Калабыздан чыгу белән пароходка утырдык,
Авыр хәсрәткә җылашып, күз яшьләрен тутырдык.

Пароходка утыргачтын уйламадым кайтырга,
Инде безгә язган икән бу михнәтне татырга.

Без авылдан чыккан чакта тәкбир әйтеп калдылар.
Бәхил булың, кардәшләрем, инде безне алдылар.

Инде хәзер килеп җиттек хак сугышның үзенә,
Яшь хәләлем, газиз балам калды ятлар күзенә.

Инде ниләр булыр диеп, карасам як-ягыма,
Очып төшкән кошлар кебек бомба төште яныма.

Германнар туп аталар, крепостьне ваталар,
Ранен булган солдатлар күпер кебек яталар.

Иртән торып тышка чыксам, солдат килә каладан.
Котылыр микән башыбыз ахырында бу бәладән?

Мылтыгымның түтәсе, җиргә төшә шәүләсе,
Вәйран булып ятадыр мескен солдат гәүдәсе.

Һичбер белеп булмыйдыр германнарның хәйләсен.
Бу җирләрдә вафат булсам, ходаем шәһид әйләсен.

Германнарның коймасы биек ябышып менәргә.
Чит илләрдә вафат булсак, кардәшләр юк күмәргә.

Кайда безнең илдәге тәмле-татлы ашыбыз?
Чит илләргә аерылып китте газиз башыбыз.

Солдатларның ашаганы кәбестә дә бәрәңге,
Бу җирләрдә вафат булсам, кемнәр җыяр гәүдәмне?

Солдатларның яткан җире каты сары камыштыр,
И илаһем, рәхмәтең куп, туган илгә кавыштыр.

Мескен солдатлар ятадыр каткан сохари кимереп,
Бу җирләрдә вафат булсам, бәбкәем кала тилмереп.

Ранен булган солдатлар ята җиргә тезелеп,
Зинһар алып китегез дип, еглашалар өзелеп.

Атсыз тимер арба илән китте газиз башыбыз,
Җиргә төшсә дәрья була күздин аккан яшемез.

Солдат итеп алдылар, өскә шинель салдылар,
Яшь хәләлем, газиз балам бигрәк ятим калдылар.

Без мылтыкны атабыз, ике җиңне сызганып,
Ранен, бичаралар, ята, тора алмыйча, сызланып.

Җилбер-җилбер киләдер элеп куйган керләрем,
Солдат булып үтәдер бәнем яшь гомерләрем.

Германнарның урамы, туза аның тузаны,
Кадерле йөрегән башым инде күрә нужаны.

Туп арбасын тарткан чакта талды бәнем беләгем,
Туган илем исемә төшсә, яна бәнем йөрәгем.

Германнарның пулясе кургаш белән җиз генә,
Сагынсам да нихәл итим, кайтармыйлар тиз генә.

       34. АЛТЫНЧЫ БӘЕТ

Бисмиллаһи вә биллаһи, хәлләремне фашладым,
Австрия сугышына бәет яза башладым.

Сугышка дип алдылар, билгә каеш салдылар,
Агай-эне, туган-кардәш бик егълашып калдылар.

Полкларга барып кергәч, кайталмадык илләргә,
Һичбер адәм тугры килми хәлләремне сөйләргә.

Безнең торган казарманың тирә-ягы аклаган,
Дошманнарның сугышына ходай безне саклаган.

Оренбург каласында сатыла төрле товарлар,
Гәзитләр укып карыйбыз, төрле-төрле хәбәр бар.

Оренбург каласы, уртасында шәүләсе,
Сугыштагы мескеннәрнең калган коры гәүдәсе.

Су алырга барганда безне дүрткә тезәләр,
Генеральный сугышка дип, йөрәгемне өзәләр.

Безнең гаскәр алга бара әүвәл сугыш итәргә,
Ходай насыйп итәр микән илгә кайтып җитәргә?

Мылтык-патрон такканнар, мөмкин түгел йөрергә.
Ходай насыйп иткән микән илне кайтып күрергә?

Дошманнарның акчасы, уртасында номеры,
Пулядин калган солдатлар була озын гомерле.

Дошманнар солдатларының яшел шинель өстендә,
Каты хәсрәт, ачы кайгы солдат дигән мескенгә.

Солдат мылтык атканда яшендәй ут ялтырый,
Туплар килеп ярылганда яшь йөрәгем калтырый.

Авыр мылтык, күп патронны тагалардыр муенга,
Окоп казып яткан чакта пуля тула куенга.

Россиянең җирендә йөрмәгән җир калмады,
Дошманнар туплар аткач, йөрергә хәл калмады.

Миндин калган атларның ял-койрыгын үрмәгез,
Туган-кардәш, фатиха шул: без күргәнне күрмәгез.

Кара каеш бирерләр солдатларның биленә,
Исән булып сау кайтсыннар туган-үскән иленә.

Көннәр кара, бигрәк ямьсез, исә төньяк җилләре,
Бигрәк нәүмиз булып калды Сембер дигән илләре.

Уйсу җир иген кырларын, җил кыя кипкәннәрен,
Озата барып басуларда карадык киткәннәрен.

«Әти кая бара?» — диеп, балалары сораша.
Балаларын кысып сөеп, ата-анасы елаша.

Солдат поход чыкканда бөтен авыл бардылар,
Ил имамы, авыл карты дога кылып калдылар.

Ата-аналар, озата барып, әйтеп йөри салават [15]
Барча халык дога кыла, кайтсыннар дип сәламәт.

Кышлар үтте, җәйләр җитте, баралмадым Апаска,
Кырык яшькә җиткән солдат чыгып китте запаска.

Иртән сәхәр вакытында акрын гына җил елый,
Карт солдатлар киткән чакта җилләр түгел, ил елый.

Карт солдатлар чыккан чакта утырдылар олауга,
Аяз көнне болыт басты балалары елауга.

Озатып кайткач, хатыннар кайсы китте җиләккә,
Җиләк җыяр өчен түгел, бер юаныч йөрәккә.

Солдатларның хатыннары кайсы авырый балага,
Шул сәбәпле баралмады ирен озата калага.

Быел җәйләр үтеп китте, утырмадым атларга,
Карты-яше тырышалар падишаһны сакларга.

Агач башы тәсбих тарта, әкрен искән җил белән,
Кайгырмагыз, еламагыз, бер без түгел, ил белән.

Кайсы поход чыгып китте туган-үскән иленнән,
Кайсы запаска алынган читтә йөргән җиреннән.

Поход киткән солдатлар мылтык аса иңенә,
Ирен озаткан хатыннар бар да кайта иленә.

«Уф алла» дип сулыйлар, «Бәхтем юк» дип елыйлар.
Падишаһның тынычлыгын бер ходайдан сорыйлар.

Солдатларның күлмәге юып кигәч ак була,
Падишаһлар тыныч торса, солдат күңеле шат була.

Барыр идем урманга, йөри алмыйм: тамырлык,
Ире солдат хатыннарга бир, ходаем, сабырлык.

Бу сүзләрне язган өчен сез алмагыз гаепкә,
Запас киткән солдатлар сорап кайтты гаеткә.

Алтмыш чакрым артыграк безгә Казан каласы,
Ничә тапкыр кайтсалар да тагын шунда барасы.

       35. ҖИДЕНЧЕ БӘЕТ

Рамазан аенда бәни сугышка алдылар,
Егълый-егълый балаларым бәни озатып калдылар.

Балаларымның сүзләре, җәмәгатем күзләре,
Җәмәгатем сөйләп тора, аңлашылмый сүзләре.

Казармадан чыгып киттек Казандагы вокзалга,
Ата-ана, туган-игәч, дога кылыгыз аллага.

Вокзалга без барып кердек һәр барчамыз тезелеп,
Бу эшләрне сезгә язам үзәкләрем өзелеп.

Бишбалтаның болынында занятие ясадык,
Солдат булгач, нихәл итим, кәбестә ашый башладык.

Һәркөн кәбестә пешәдер солдатларга ашарга,
Егерме өченче августта барып җиттек Варшауга.

Сәгать биштә чыгып киттек Макев дигән каладин,
Бу хәсрәтләрне күрүләр — һәр барчасы алладин.

Ун чакырым киткәчтен сул кул якка кердек без,
Герман дигән каһәрләрне шул сәгатьтә күрдек без.

Безне тезеп куйдылар сабыр итеп торырга,
Флангыдай барып кереп, германнарны кырырга.

Ерак түгел-урманда герман мылтык атадыр,
Хисабына чыгар хәл юк, солдат кырылып ятадыр.

Туп атканда куркып, мескен, йөгереп йөри бер куян,
Тигез җиргә кан җыелган, әйтерсең хайван суйган.

Безнең өстән туп аталар, ерак китә, сызгыра,
Германнарның туплары ком бураны туздыра.

Карлы-бозлы яңгыр ява, өстебезне чылата,
Герман дигән йөзе кара күп кешене җылата.

Балаларым, җәмәгатем, уйлыйсызмы безләрне?
Кич ятам да йоклый алмыйм, төштә күрәм сезләрне.

Илаһым, балалар хакына бирсәң иде безгә мир,
Шушы солдат хезмәтендә исраф үтәдер гомер.

Казан дигән калабыз исебезгә төшәдер,
Җәмәгатем, балаларым йөрәгемне кисәдер.

Ротныебыз, ранен булып, Казанга кайтып китте,
Герман дигән каһәр бәндә күпләр башына җитте.

Командирдан хәбәр булды безгә артка чигәргә,
Безнең газиз башлардан күп эшләр бар кичәргә.

Бер сарайга җыелып яттык бик караңгы булгачтын,
Солдат, мескен, йөгереп йөри аяклары туңгачтын.

Без сарайга кереп яттык, ашамыйча-эчмичә,
Безгә рәхәт булмас инде күп михнәтләр күрмичә.

Ибраһим подполковник булды командир безгә,
Барысын да язар хәл юк, аз гына язам сезгә.

Германнарның окоплары ерактан сызылып тора,
Батальонный таш артыннан: «Атыгыз!» дип кычкыра.

Германнарның окоплары бигрәк тирән казылган,
Бу хәсрәтләр безнең башка туган көнне язылган.

Мортир дигән туплардан бихисаптан аталар.
Аяксыз, кулсыз солдатлар кычкырышып яталар.

Бу ни гаҗәп, ни куркыныч күрә безнең башымыз,
Газиз балаларымыз өчен агадыр күз яшемез.

Энекәем карт , калды, сиксән өченче яше,
Ниләр күреп, ниләр кичми ир егетләрнең башы.

Кара урманның эчендин герман тупны атадыр,
Кемнең газиз балалары җан бирә алмый ятадыр.

Әткәй, әнкәй, дога кылың исән йөреп кайтырга,
Германнар бик ашыгадыр шул Варшауны алырга.

Ун кадаклы мылтыгым һич тә калмый үземдин,
Әткәм, әнкәм исемә төшкәч, яшьләр ага күземдин.

Суда балык йөзәдер, солдат ни хәл түзәдер,
Балаларым исемә төшкәч, бәгыремне өзәдер.

Сагышлыймын, уйлыймын, хат килми дип егълыймын,
Уйлыймын да сабыр итәм, тәүфыйк-сабыр сорыймын.

Юлдашларым, дусларым, аерылдым, туганым.
Герман дигән каһәрләрне күрмәс идем, ходаем.

Әнкәй миңа хат язган, каләм тотып кулына,
Хат алгачтын чыгып карый, бәнем кайтыр юлыма.

Җәмәгатем, балаларым бәни көтәләр микән?
Рамазан-шәриф айларын кайтып күрербез микән?

Сандугачлар сайраша урмандагы каенда,
Мине сугышка алдылар рамазан аенда.

Казан дигән калада калды минем атларым,
Үзем калам, кайтып китә минем язган хатларым.

Иртә торып тышка чыктым, атым тора тураеп,
Солдат булган егетләрнең үтә гомере моңаеп.

Егерме тугызынчы гыйнварда плен калдык германда,
Хәлемезне мәгълүм итеп туры килде язарга.

Җитә язлар, матур көннәр, сандугачлар сайрый.
Тәүлегенә ярты кадак икмәк белән асрый.

Шикәрнең бер шакмагы сатыла дүрт тиен көмешкә,
Укып бәлкем ышанмассыз гаҗәеп бу бер эшкә.

Чәй дә эчәсем килә, аш та ашыйсым килә,
Бик сагынам, бик саргаям, өйгә кайтасым килә.

Йөз егерме патронны бәйләп куям билемә,
Аяксыз, кулсыз булсам да разый, кайтсам илемә.

Бу сугышның хәленә аптырадым, йөдәдем,
Йөрәк-бәгырем киселгәч, ошбу бәетне яздым.

Сез — мәшрикътә [16] без—мәгъриптә [17], биш мең чакрым арамыз,
Бик сагынсагыз мине сез, карточкама карагыз.

Бу бәетне алып укы кемнең төшсә исенә,
Закир Таҗетдин улы дип дога кылыгыз исеменә.

       36. СИГЕЗЕНЧЕ БӘЕТ

Ундүртенче ел июль эчендә
Сугыш башланды бу җир йөзендә.

Кыр эшләрендә иде һәр халык
Эшлимез кызу, бик арып-талып.

Урып уракны, куйдык зуратны,
Кайтырга кырдан җиктек без атны.

Олау да килде, күп дә тормады,
Җыенырга да вакыт булмады.

Инде китәмез чыгып бу илдән,
Туган да үскән мокаддәс җирдән.

Нарасыйларым бик жәл кала ла,
Шулар өчен дә эчем яна ла.

Килеп яныма, асыла муенга,
«Әткәм», дип кочып, керә куенга.

Миндин соң болар кемне үзсенер?
«Әткәм кайда?» — дип безне юксыныр,

Әткәм-әнкәм, дип сөйлидер һаман,
Яра салды бу күңлемә тәмам.

Үбә дә коча, алдым кулыма,
Бер бакыр акча бирдем кулына.

Илтифат итми сабыем акчага,
«Әткәм,— ди һаман,— әйдә, кайтсанах.

Шул сүзләр бигрәк өзде үзәкне,
Йөз парә итеп телде йөрәкне.

Тулды урамнар күп халык берлән,
Аһ вә фәганлы [18] нәдамәт [19] берлән.

Аһ, нә бу халәт, мисле кыямәт,
Юкса булдымы яумел гарәсат? [20]

Кычкырып әйтә мөәзин азан,
Шунда әнкәем һушыннан язган.

Мулла да килде, вәгазьләр сөйли,
Юатып безне, тиз кайтырсыз, ди.

Кесәсендин ул алып кәгазьне,
Укып шуңардин әйтә вәгазьне.

Сөйләде хәзрәт яхшы сүзләрдән,
Яшь тә туктамый безнең күзләрдән.

Калмагандыр дим илдә бер кеше,
Шушы мәйданда булмаган-кеше.

Сабый малайлар һәм зур агайлар,
Таяк таянып чыккан бабайлар.

Хатыны-кызы, карты-яшьләре,
Туктамый ага күздин яшьләре.

Бу көнге мисал — мәхшәр [21] көннәре,
Һавага чыкты тәкбир өнләре.

Азан укылды, тәкбир әйтелде,
Безгә чыгарга вакыт җителде.

Олаулар әзер безгә китәргә,
Белмибез бер дә ни хәл итәргә.

Инде чыгабыз урам буенча,
Карыйм илләргә күзләр туйганча.

Әткәм-әнкәем һәм балаларым,
Калды өзелеп шул күз нурларым.

Кыз туганнарым, шулай ук хатыным,
Көчәйтте болар йөрәк ялкыным.

Барчасы калды бездин аерылып,
Барамын артка карап каерылып.

Калды илләр дә, калды җирләр дә,
Ниләр күрербез барган җирләрдә.

Шул хәсрәт белән чыгып та киттек,
Өяз шәһәргә барып та җиттек.

Шәһәргә бик күп җыелган халык,
Кереп булмыйдыр юлларны табып.

Мондагы мисал — гүя кыямәт [22]
Барча халыкта аһ вә нәдамәт.

Безгә китәргә әмер ителде,
Шул ук көннәрдә кием бирелде.

Барамыз хәзер сугыш җиреңә,
Польша'шәһәре — Варшау иленә.

Барабыз хәзер тимер юл белән,
Хәсрәткә катыш төрле уй белән.

Булмый сыешып, халык бик тыгыз,
Аяк өстендә бара кайсымыз.

Гаскәр күп шулай, бергә барамыз,
Төрле сүз сөйләп гыйбрәт алабыз.

Сөйли кайсымыз Себер якларын,
Солдат хезмәтен иткән чакларын.

Качкан икән ул служба сыннан,
Тотып алганнар күпер астыннан.

Киләдер кайсы яңа өйләнеп,
Имеш, жәл калган, килә сөйләнеп.

Әйтәдер кайсы: «Бер анам калды,
Хатыным белән бер балам калды».

Барып җитәмез инде без шулай,
Алда әйләсен эшләрне уңай.

Бардык Варшауга, кундык алты кич,
Хода хөкеменә юктыр чара һич.

Шунда бар икән Люблин [23] шәһәре,
Шунда башлана сугыш каһәре.

Люблин җирендә ачылган сугыш,
Килдек без монда, күрдек гаҗәп эш.

Барып җиткәч тә шунда төшәмез,
Туп тавышларын якын ишетәмез.

Илендә чакта адәм баласы —
Ничек ояда кошның баласы.

Казан да Мәскәү, Нижний [24] каласы,
Белгән шәһәрләр өч-дүрт чамасы.

Менә монда без күрдек шәһәрләр,
Ишетмәгәнбез андый хәбәрләр.

Күп тә тормадык сугышка кердек,
Мәхшәр хәлләрен без монда күрдек.

Сугышка кердек, бу хәлне күрдек,
Газиз җаннардан өметне өздек.

Австрия белән хәзер сугышлар,
Сөңгегә сөңге каршы торышлар.

Төшәдер туплар, сачелә утлар,
Бер тимәсә дә чыгадыр котлар.

Куркыныч туптан шартлаган саен.
Көтәбез үлем атлаган саен.

Килеп ярыла тупның ядрәсе,
Күрергә язгач, күрә бәндәсе.

Австриядәдер безнең бу сугыш,
Бер дә туктамый аларны куыш.

Кудык аларны, артка чигердек.
Җитмеш чакрымлап җиренә кердек.

Галициядә шәһәрләр алдык,
Берәр ай монда сугышып калдык.

Мылтык атыла, туп килә өскә,
Немецлар ата гаскәр күп төшкә.

Очадыр туплар, төшкәчтен шартлар,
Байтак солдатны кырып та ташлар.

Килеп төшүгә җиргә чумадыр,
Актарып шуннан янә чыгадыр.

Убадыр җирне, казып чокырны,
Чыгара баштан шулар гакылны.

Китә сачелеп тупның ядрәсе,
Ни генә күрми хакның бәндәсе.

Анда шатырдый, монда гөтерди,
Байтак халыкны бер туп бетерде.

Ягмур шикелле пуля явадыр,
Пуля тигәчтен солдат авадыр.

Авадыр солдат, ята кычкырып,
Кулдан мылтыгы төшә ычкынып.

Илле биш кеше калды бер роттан,
Булды бу җирдә каннар тубыктан.

Туплар аттырып, ташлар ваттырып,
Төтен бастырып, утлар яудырып,

Сугышка бара Вильгельм үзе,
Халкы кырылгач, канлана күзе.

Халкы беткәнгә хәйран каладыр,
Бармагын тешләп, эче янадыр.

Без йөргән җирләр тау-таш арасы,
Күрә михнәтне адәм баласы.

Таулык-чокырлык, бик биек ярлар,
Салкын буранлап явадыр карлар.

Кунамыз кырда, ачы буранда,
Катадыр куллар иртә торганда.

Туплар атыла кырда кунганда,
Сүзләр ишетелми колак тонганда.

Кичен-көндезен кырда булабыз,
Җир казыштырып шунда кунабыз.

Ятабыз кырда, япан-сәхрәдә,
Калмаган күңел һичбер нәрсәдә.

Күбрәк вакытта тамак ач була,
Ике күз тулы ачы яшь була.

Бирелә безгә азрак ашарга,
Янә китәбез сугыш башларга.

Хәбәр бирәләр дошманны күреп,
Йөгерә солдат тездән кар сөреп.

Йөгереп кардан, абына-абына,
Ата башлыйбыз дошман ягына.

Җиктем тубыма пар кара алаша,
Бу хайваннар да тупка караша.

Бигрәк кызганыч шул туп атлары,
Дәрманы бетсә бер дә атламый.

Туплар узганда башын иядер,
Колагы тонгач, җиргә чүгәдер.

Мөлдерәп ага яшьләр күзеннәй,
Кызганам аларны бигрәк үземнән.

Без ашаганда алар кешниләр,
Ашарга сорап шинель тешлиләр.

Атлы солдатлар нужа күрәләр,
«Молодцы!» — диләр безгә түрәләр.

Варшауга килеп алты көн тордык,
Дошманга каршы тупларны кордык.

Лодзь [25] буенда җир казып яттык,
Немец өстенә бик күп туп аттык.

Висла буйлары калын кар булды.
Немецлар өчең монда тар булды.

Висла суыннан германны кудык,
Висла бозыннан түш илән шудык.

Люблинда безнең гаскәр ятадыр,
Лодзага герман туплар атадыр.

Бигрәк тә кыен сугыш кыш көне,
Япан сахрада булгач төн-көне.

Булырмы кайтып туган илләргә,
Туган да үскән газиз җирләргә?

Ачы булса да кышның салкыйы,
Яндыра эчне фиркать [26] ялкыны.
Болай да безнең саргая йөзләр,
Төн-көн йокламый ябыкты күзләр.

       37. ТУГЫЗЫНЧЫ БӘЕТ

Бисмилла илә башладым бу бәетнең башларын,
Солдат булып алынгачтан түктем күздән яшьләрем.

Егерме бер яшемдә солдат итеп алдылар,
Әткәм, әнкәм, туганнарым зар еглашып калдылар.

Чыгып киткәндә авылдан бер карадым каерылып,
Туган йортым, кардәшләрем, калдыгыз, дип, аерылып.

Тауга басып егъласам да, ишетмәссең, әнкәем,
Әнкәемнең боек күңлен юата күр, әткәем.

Миннән калган киемнәрне, зинһар, саклый күрегез.
Таҗетдиннең төсе диеп, искә ала йөрегез.

Сайландым мин атна кичне стансага төшәргә,
Агай-энеләр килмәгән, һич белмәдем нишләргә.

Авылдашлардан аерылып ялгыз башым сайландым,
Иптәшләрдән аерылгач, егълый-егълый зарландым.

Алып төштеләр вокзалга, утыртырга шалунга [27],
Үзәккәйләрем өзелде туганнарым калуга.

Кемнең килгән атасы, кемнең килгән анасы,
Әллә мәңгегә аерылып китә газиз баласы.

Без утырдык шалунга, киттек инде алынга,
Актык өмитләр өзелде кавышуга тагын да.

Алдым каләм язарга дип искә төшкән җырларны,
Тәрәзәдән карап бардым туган-үскән кырларны.

Җиттек станса Йоматка, күзем салдым уң якка,
Әткәй, әнкәй каршы чыккан, егълап тора шул чакта.

«Исәнме?»—дидем әтигә, «Саумы?» — дидем әнигә.
Икесе дә егълашудан әйтәлмәде берни дә.

Әткәйләр бирде күчтәнәч — акча белән бер калач,
Шунда җаным чыга язды, туганнарым килмәгәч.

Әйтер сүзләрем бетмәде, шалуныбыз кузгалды,
Әткәй үзенә, әнкәй үзенә кан йотып егълап калды.

Бер каерылып карап киттем ямьле Дим буйларына,
Әллә ниләр килеп тотты әрнегән уйларыма.

Сигез көндә барып җиттек Оумжа дигән калага,
Тагын нәрсәләр язгандыр без бәхетсез балага.

Безне илтеп тутырдылар озын казармаларга,
Казарманың тормышларын каләм бармый язарга.

Авылдашлардан аерылып килдем ялгыз гарепкә [28],
Сугыш ягы тугры килде мин мескйнгә, гарипкә [29].

Герман белән Австрия безгә сугыш башлады,
Дөрләп янган ут эченә төшә солдат башлары.

Уникенче август көнне хәбәр килде сугышка,
Әнкәй, сине искә алырмын өзелеп актык сулышта.

Без киттек инде сугышка, ни күрсәк тә күрербез.
Чит илләрдә, ят җирләрдә җир астына керербез.

Монда һавалар бик суык, безнең күңелләр сынык.
Кайту насыйп булыр микән, янган утлардан чыгып?

Яшьләндереп күзләрем, тәмам итәм сүзләрем,
Кайтмасам бәхил булыгыз, туганнарым, дусларым!

____________________________________________

1. Совет — киңәш.
2. Газазил — иблис, шайтан.
3. Оса — Пермь өлкәсенә кергән шәһәр.
4. Заигъ (зая) — бушка.
5. Рамазан — ай елының тугызынчы ае исеме.
6. Гурыт (город) — шәһәр.
7. Кәлям — сүз.
8. Мөкаддәр — язмыш.
9. Аһ дәрига — ни аяныч, ни үкенеч!
10. Хали — буш, азат.
11. Арзу – хыял кылу.
12. Яклап — якка, читкә мәгънәсендә.
13. Кыйсса — хикәят, вакыйга.
14. Такать — чыдамлык, көч, куәт.
15. Салават — мактау догалары.
16. Мәшрикъ — көнчыгыш.
17. Мәгърип — көнбатыш.
18. Фәган — елау, иңрәү.
19. Нәдамәт — зар-ыңгырашу тавышы.
20. Яумел гарәсат — мөселманнар ышануынча, дөнья беткәндә ахирәт көнендә барлык халык җыелу көне.
21. Мәхшәр — дини караш буенча, дөнья беткән көнне яңадан терелгән кешеләр җыелу, кубарылу.
22. Кыямәт — дини караш буенча, дөнья беткән көн.
23. Люблин — Польша җирендәге шәһәр.
24. Ниңний (Нижний Новгород) — шәһәр.
25. Лодзь — Польшадагы шәһәр.
26. Фиркать — аерылу, аерым булу.
27. Шалун — эшелон.
28. Гареп — көнбатыш.
29. Гарип — биредә: туган иленнән аерылган кеше.

       
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 15 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz