Понедельник, 23.06.2025, 04:19:15   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [327]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [74]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [15]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 22 » Бик яхшы сабак алды Ябалак (Абдулла Алиш)
Бик яхшы сабак алды Ябалак (Абдулла Алиш)
08:33:32
Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.

Усал ерткычлар, сайраучы кошлар белән бергә бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле матур, ә башлары аларның песи башына бик охшый. Күзләре коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр, шуңа күрә алар ауга да төннәрен генә йөриләр.

Кичләрен кошлар сайраудан тынгач, ерткычлар йоклагач, урман эчен мәче мыраулаган, бала елаган тавышлар каплап ала. Бу тавышка кошлар томшыкларын, ерткычлар борыннарын күтәреп йокыдан уяналар: «Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр!» — дип, ябалаклардан зарланалар.

Бер төнне шулай ябалаклар, балаларын ияртеп, ауга киткәннәр.

Ана Ябалак балаларына шушы сүзләрне әйткән:

— Улларым, кызларым, берүк сүземне тыңлагыз. Бер берегездән аерыласы булмагыз, көндезгә калмагыз! — ди гән.

Балаларның арасында бик шугы: «Тукта әле, әни сүзен тыңламасам, ни булыр икән?» — дигән, туганнарыннан аерылып, бер якка карап очып киткән. Ә тегеләр моны югалтканнар, аның өчен бик кайгырышканнар. Эзли-эзли йөдәп беткәннәр, таң тугач, өйләренә кайтып киткәннәр. Кайтсалар, теге шаян өйләрендә дә юк икән. «Улым харап булды, улым харап булды», — дип, Ана Ябалак мескен өзгәләнә икән. Бала ябалаклар да бик кайгырышканнар, елашканнар.

Ә теге шаян бу вакыт аяк бармаклары белән агач ботагына нык ябышкан, кая барырга белми аптырап тик утыра икән.

Беренче булып аны Тиен күргән:

— Минем агачымда нишләп болай кукраеп утырасың? — дигән.

— Тиенкәй-изгекәй, зинһар, мине кума инде, бик азга булса да, чыда инде, кич булуга китәрмен, сиңа мең-мең рәхмәтләр әйтермен, — дигән Бала Ябалак.

Ләкин Тиен аның сүзләрен тыңламаган, ялваруларына колак салмаган.

— Әниең сүзен тыңламагансың, менә шушы хәлгә калгансың, үзеңә үпкәлә, андыйларга минем агачта кунак булырга рөхсәт юк, — дип, Ябалак кунаклаган ботакны селкеткән. Мескен Ябалак, ботакларны кабалап-кабалап, башка агачка күчкән. Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар, хәзер үк күзләреннән югалырга кушканнар. Кайгысыннан Ябалак онытып киткән. Төн дип белеп очып та киткән, канатларын ботакларга бәреп бетергән һәм җиргә килеп төшкән. Ә хәйләкәр төлкегә шул гына кирәк тә булган, ул аны байтактан бирле сагалап йөри икән.

Төлке аны әз генә эләктермәгән, теге шаян очып өлгергән, ләкин агач ботагына бик каты килеп бәрелгән. Төлкенең авызында каурыйлар гына калган.

Ябалак ничек кирәк алай көнне уздырган. Менә зарыгып көткән кич тә җиткән. Әнисенең әйткән сүзләре шаян Ябалакның исенә төшкән, ул, мескен, елый-елый арып беткән.

Әнисе белән әтисе шук баланы эзләп тапканнар. Ә адашкан Ябалак баласы өйгә кайтып керүенә шатлыгыннан елап җибәргән: «Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын», — дигән.

Менә шулай шук Ябалак алган бик яхшы сабак.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz