Бep кеше урманда чокыр казыган да, берәр җәнлек-мазар төшмәсме дип, өстен чыбык-чабык белән каплаштырып куйган.
Менә урман эчләп Төлке килеп чыккан. Һаваланып, башын чөеп бара торгач төшкән дә киткән бу чокырга.
Шул вакыт бер Торна очып бара икән. Ул да, азык эзләп, җиргә төшкән. Төшүен төшкән дә, нәкъ чокырга туры килгән шул. Аяклары чыбык-чабыкка уралып чәбәләнә башлаган икән бу — әлеге чокырга чумган.
Төлкенең дә, Торнаның да эшләре харап икән хәзер. Ничек чокырдан чыгарга микән дип баш ватканнар болар.
Төлке, тузан туздырып, бер почмактан икенче почмакка чытыр чаба, ди. Торна исә бер аягын бөкләгән дә бер урында басып тора, үзе һаман томшыгы белән аяк астындагы балчыкны чукый, ди. Ничек котылыйк бу бәладән дип, икесе дә аптырашта икән болар.
Төлке чаба-чаба да әйтеп куя икән:
— Башымда мең төрле уй, мең төрле уй.
Тагын һәркем үз эшенә тотынган. Төлке әрле-бирле әйләнә дә тулгана, Торна җир чукый икән.
Төлке эчтән генә болай дип уйлаган: «Әй җүләр дә инде бу Торна, һаман җир чуку белән мәшгуль. Җирнең калын икәнлеген, чукып кына тишеп булмаганын аңламый микәнни соң ул?» Үзе һаман чокыр төбендә әйләнә-тулгана:
— Башымда мең төрле уй, мең төрле уй! — дип сөйләнә икән.
Торна җирне чукый-чукый:
— Ә минем башымда бер генә төрле уй! — ди икән.
Көннәрдән бер көнне теге кеше, берәр нәрсә эләкмәде микән дип, чокырны карарга килгән.
Аяк тавышы ишетеп, Төлке, тагын сөйләнеп, бер почмактан икенче почмакка бәрелә-сугыла икән:
— Башымда мең төрле уй, мең төрле уй!
Торна җирне чукуыннан туктап тынып калган. Аннан аякларын сузып, өнсез-тынсыз тәгәрәгән дә киткән бу. Куркуыннан җан биргән, ахры, мескенкәй.
Кеше, чыбык-чабыкны күтәреп караса, чокырга Төлке белән Торна эләккәнен күргән. Төлке чокыр төбендә бөтерелә, Торна исә селкенми-нитми җирдә тәгәрәп ята икән.
Кеше Төлкене сүгә башлаган:
— Их, син, тәүфыйксыз! Менә дигән кошны буып ташлаган бит әй?!
Шулай дип, Торнаны аягыннан тотып, чокырдан тартып алган бу. Гәүдәсен тоткалап-капшап караган — әле җылы, суынып та өлгермәгән. Кеше Төлкене тагын да әрләргә тотынган.
Ә Төлкенең һаман чокыр буйлап чабуы чабу. Башында кайнаган мең төрле уеның кайсына да тукталырга белмәгән.
Кеше:
— Тукта, Торна хакын чыгарыйм, кабыргаларыңны саныйм әле,— дигән.
Кеше Торнаны бер читкә куйган да Төлкегә таба сузылган. Кешенең читкә борылуы булган, Торна канатларын җәйгән дә кычкырып җибәргән:
— Минем башымда бер генә уй иде!
Шулай итеп, Торна койрыгын да тоттырмаган.
Төлке исә үзенең мең төрле уе белән тун якасына насыйп булган, ди.
|