Ял көнендә Наил Кар бабай ясарга булды. Күптән уйлап йөри иде инде. Ул Кар бабай ясыйм дигәндә генә йә чатлама суык була, йә өйдә берәр эш килеп чыга да, әнисе эш куша. Менә, ниһаять, бүген теләк, хыял һәм мөмкинлекнең тормышка ашкан чагы.
Ул йокысын туйдырып урамга чыкканда, көн инде тәмам яктырып беткән, саран гына булса да, нурларын сибеп кояш та елмая. Суык кичәге кебек бит очларын, колакларны нык чеметми. Салкын кыш артка чигенеп бара. Яз инде Наилләр яшәгән шәһәр янындагы тау артында гына. Озакламый килеп тә җитәр. Көн артыннан көн үтә тора. Менә шушы Наилнең аяк астындагы кардан да, әле караеп утырган агачлардан да яз исе килгән кебек. Кыш ба- байның көннәре санаулы гына калды.
Наил башта ашыкмыйча, рәхәтләнеп кар йомарламнары ясады. Беренче йомарлам бик зур килеп чыкты. Кирәк чакта абыйсы Айдар да әллә кайда йөри бит аның. Наил зур йомарламны яхшылап урнаштырды да икенче йомарламны тәгәрәтергә тотынды. Анысы да шактый зур булды. Наил аны көчкә-көчкә беренчесе өстенә куя алды. Өйдән кишер, ике бөртек кипкән карлыган, кичтән ак кәгазьдән әзерләп, аны кызыл төскә буяган бүрек алып чыкты. Менә дигән кара күзле, кызыл борынлы, матур кызыл бүрекле Кар бабай килеп чыкты. Озак кына уйлап торганнан соң, авыз урынына өйдән кызыл чөгендердән ясалган иреннәр алып чыгып ябыштырды. Үз эшенә сокланып, озак карап торды Наил.
Иртән укуга барганда да озак кына Кар бабаена карап басып торды. Аннан артына карый-карый мәктәпкә чапты.
Шулай бер атна вакыт узды. Кар бабай Наилләрнең урамнарын бизәп утыра бирде. Урамдагы бала-чага да аңа тимәде. Наил ничек ясап куйса, шулай торды.
Ә беркөнне мәктәптән кайтуына Наил Кар бабаен күреп ах итте. Кар бабай бер якка таба бераз янтая төшкән, кечерәеп тә калган кебек. Борыны да салынган, күзләре эчкә баткан. Кем тигән аның Кар бабаена? Кем шулай аның эшен юкка чыгара язган соң? Малайның кәефе китте. Әллә кичә аны тыңламаганы өчен абыйсы Кар бабайны шушы хәлгә китергәнме? Булмас. Алар бит шаярышып кына ачуланышканнар иде, шул шуклык өчен абыйсы аның эшен шулай юкка чыгармас инде...
Ә урамда кояш елмая. Бөтен җирдән яз исе килә иде...
___________________________________________
Нәбиуллина Илүсә Салих кызы Мөслим районы Баек авылында туган.
Беренче каләм тибрәтүе мәктәп елларында башланып китә. Алабуга педагогия институтын тәмамлап Әлмәткә эшкә килә. Балалар бакчасында, мәктәптә, аннан Әлмәт таңнары» газетасында эшли. Хәзер Әлмәт татар гимназиясендә балаларга журналистика серләрен өйрәтә.
2004 елда «Миләш тәме», 2006 елда «Җанкаем» дигән китаплары нәшер ителде.
Балаларга бүләк = Подарок детям.– Казань: Рухият, 2007.– 208 с.
|