Пятница, 18.07.2025, 14:44:01   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [79]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Риваятьләр [258]
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 21 » Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар (Абдулла Алиш)
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар (Абдулла Алиш)
18:25:34
Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.

Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.

Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, иң йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.

Җирән Кашка беркөнне бик арган, кичен йокысы калган булган. Ул, ятып, бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйган да әйткән:

— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез, — дигән.

Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Рәхәт көн күргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән: көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзен онытканнар, аның файдалы киңәшен тотмаганнар.

Аерылып киткәннәр килбәтсез бер аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, тиз генә кайту юлына борылганнар. Ләкин аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар. Юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — аркылып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар. Аякларын сындырганнар.

Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына, тешләрен шыкырдатып, күзләрен акайтып, бер соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белеш¬терми ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган, авызын ялый-ялый ашый калган. Башкалары әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр. Йөгерә-йөгерә, көтүне узып киткән булганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгырауның матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.

Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, кыңгыравын көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:

— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар, — дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларны болынга тараткан.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz