Посетители |
Онлайн всего: 7 Гостей: 7 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » ОЧСЫЗ-КЫРЫЙСЫЗ әкият (Америка Мөһаҗирләре әкияте)
ОЧСЫЗ-КЫРЫЙСЫЗ әкият (Америка Мөһаҗирләре әкияте) | 20:16:31 |
Яшәгән, ди, әкият ярата торган бер король. Сараендагы яраннары дөньядагы бөтен әкиятне дә сөйләп бетергәч, король шундый фәрман чыгарган: « Кем дә кем беркайчан да тәмамланмый торган әкият сөйли, шуңа кызымны кияүгә бирәм!»
Икенче көнне үк король янына бер яшь, чибәр егет килеп кергән.
— Мин сезгә беркайчан да бетми торган очсыз-кырыйсыз әкият сөйлим,— дип сүз башлаган егет.
— Әгәр ул бик озын әкият кенә булса, мин сине җәзага тартачакмын бит,— дигән король.
Егет куркып, аптырап калмаган, король тәхете каршына утырган да сөйләргә тотынган... «Борын-борын заманда булган, ди, бер кырмыска. Ашарына бетеп, инде менә ничә көн тамагына ризык капмаган икән бу. Сукмак буйлап үрмәли торгач, кырмыска бик зур амбар янына килеп чыккан. Бер бай фермерның бодай саклый торган амбары икән бу. Кырмыска амбардагы бодай бөртекләрен берәм-берәм үз өенә ташырга уйлаган. Шунда ук бер бөртекне җилкәсенә салып, сукмак буйлап үз өенә таба үрмәләп киткән. Аннары, яңадан амбарга килеп, тагын бер бөртекне җилкәсенә салган. Анысын алып кайтып куйгач, тагын амбарга килеп, тагын бер бөртекне җилкәсенә салган. Анысын кайтаргач, тагын амбарга килгән...»
Түземе беткәч, король егетне сөйләвеннән туктаткан:
— Әйе, бу әкиятнең ахыры юк. Кызымны сиңа кияүгә бирәм! — дигән король.
— Ярый, хуш,— дигән егет һәм сүзен дәвам иткән.— Шулчак кырмыска үз өенең бодай белән тулуын күргән дә түргә менеп утырып ашый башлаган. Һәм шуның белән әкият тә тәмам булган.
Король егетнең тапкырлыгыннан бик канәгать калган. Егет белән кыз гөрләтеп туй ясаганнар һәм әле бүген дә рәхәтләнеп яшәп яталар, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 10 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|