Четверг, 12.12.2024, 16:18:15   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 4
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » САНДУГАЧ БЕЛӘН АЮ (Алман халык әкияте)
САНДУГАЧ БЕЛӘН АЮ (Алман халык әкияте)
18:53:21
Көннәрдән бер көнне Аю белән Бүре, урманда аяк язып йөргәндә, куаклар арасыннан бер кош тавышы ишетелгән. Өздереп- өздереп сайрый икән ул.

— Нинди кош бу? — дип сораган Аю Бүредән.

— Сайрар кошлар патшасы Сандугач,— дигән Бүре.

Болар, куаклар янына килеп, кошны эзли башлаганнар. Куанып, теге яктан да, бу яктан да карыйлар икән.

Шулвакыт Сандугач пырхылдап күккә күтәрелгән, ә балалары ояда утырып калган.

— Бигрәк ямьсез, шөкәтсез бу Сандугач балалары,— дип көлә башлаган Аю.

Моның сүзләрен ишеткән горур Сандугач, тавышын калынайтып, болай дигән:

— И карт Аю, нигә минем нарасый балаларымны мыскыл иттең? Бу дорфалыгың өчен мин барча кошлар исеменнән сиңа сугыш игълан итәм!

Аптыраган Аю урмандагы бөтен җанварларны үз янына җыярга кушкан. Ә Сандугач барча кош-кортларны, хәтта чебен-черки, шөпшә- божаннарны да чакырырга фәрман биргән.

Менә сугыш көне килеп җиткән. Сандугач, дошман ягындагы гаскәр башлыгының кем икәнен белеп кайту өчен, Черкине чыгарып җибәргән.

— Барысын да белеп, күреп кайт,- дигән ул аңа.

Черки дошман гаскәре янына килеп җиткәндә, Аю аларга нотык сөйләп ята икән.

— Син, Төлке, арабызда иң хәйләкәре, гаскәремнең башлыгы булырсың,— дигән урман патшасы Аю.

— Ярый,— дигән Төлке,— әгәр мин җирән койрыгымны күтәрсәм, дошман өстенә барырга, ә инде төшерсәм, төрле якка качарга тиеш буласыз.

Черки, үз ягына кайтып, барысын да түкми-чәчми Сандугачка җиткергән. Сандугач шөпшәгә Төлкенең койрыгын чагарга әмер биргән. Шөпшә безелдәп очып барган да Төлкенең койрыгына ташланган. Төлке бик яман итеп чинап җибәргән һәм, үзе дә сизмичә, койрыгын аска төшергән. Моны күргән урман җанварлары кайсы кая чабарга, качарга тотынганнар.

Сандугач аюның сыртына очып кунган да болай дигән:

— Әй, Аю, яхшы чакта минем балаларымнан гафу үтен! Югыйсә хәзер сине урманнан куам!

Гаскәрсез калган Аюның Сандугач балаларыннан гафу үтенүдән башка чарасы калмаган. Билгеле, аны гафу иткәннәр, урманда калырга да рөхсәт иткәннәр. Тирә-юнь яңадан кошлар сайравына күмелгән. Моннан соң Аю беркайчан да кошларны рәнҗетмәскә вәгъдә биргән һәм әле дә шул сүзендә тора, ди.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz