Воскресенье, 12.05.2024, 07:04:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ҖАҺИЛЛӘРНЕҢ БАШЫН ЭТ КИМЕРӘ
ҖАҺИЛЛӘРНЕҢ БАШЫН ЭТ КИМЕРӘ
16:17:20
Акмулла Троицк шәһәреннән 100 чакрым ераклыкта Кара Су дигән җирдә Исәнгилде һәм Батуч исемле казакъ түрәләрендә балалар укытучысы булып торган. Көннәрнең берендә шул авылда үлгән бер карчыкны озату өчен җыелган халык арасында Акмулла да булган. Әлеге Исәнгилде дигән бай, Акмуллага таягы белән төртеп күрсәтеп, мәсхәрәле бер караш белән:

— Мулла! Безнең казакъның бер мәкале бар: үләнле җирдә үгез симерә, үлекле җирдә мулла симерә,— дип, үзенчә көлгән.

Акмулла аңа каршы бик тиз генә:

— Бик дөрес әйтәсең, үләнле җирдә — үгез, үлекле җирдә — мулла, даулы җирдә түрә симерә; сахрада безнең кебек муллалар булмаса, сезнең кебек җаһилләрнең башын эт кимерә,— дип, җавап биргән.

Һәр җирдә үз сүзен генә яраткан, горурланып йөргән түрәгә бу җавап, әлбәттә, бик каты тоелган. Ул шунда ук Акмуллага янап: «Мин сине нишләтә белермен әле», дип кисәтеп куйган, һәм соңыннан, нәкъ менә шул кешенең доносы буенча, Акмулла берничә вакытлар Златоуст төрмәсендә ябылуда булган. Аның күп кенә кайгылы шигырьләре шул төрмәдә утырган вакытларында язылган.

Җаһил — надан, белемсез.

Акмулла — татар, башкорт, казакъ халыкларының уртак шагыйре Мифтахетдин Акмулла (1831-1895). Шагыйрьгә багышлап бәетләр дә чыгарылган (Татар халык иҗаты. Бәетләр/Томны төзүчеләр: Әхмәтова Ф.В., Надиров И.Н., Җамалетдинова К.Б. Казан, 1983, 36 б.).
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1042 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz