Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 26
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Борын замандагы бабайларның колакган-колакка сөйләп килүләре буенча, авылның башлануы XVI гасырның урталарында була. Авылның кыйбла ягында Зөя елгасы ага. Зөянең сул ягында, ике я өч чакрым чамасында, тау өстендә Фрол дигән зур гына рус авылы бар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ямбакты авылы шәһри Болгардан килеп утырган Ямбакты бабай нәселеннән үрчегән бер авыл. Бабайларның сөйләүләренә караганда, Ямбакты бабайдан бирле килә торган шәҗәрә дә Ямбакты авылы кешеләренең кулларында соңгы елларга чаклы сакланып килгән булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ташбилге авылы шәһри Болгардан күчеп килгән Мөслим баба вә аның кардәш кабиләсе тарафыннан моннан берничә йөз еллар алда корылган бер авыл икән.
Мөслим баба бик галим һәм йөрәкле кеше булган. Аның игътибары шәһри Болгарның олуглары каршында да зур булган. Шәһри Болгар ханы да Мөслим бабаны олылый, хөрмәт күрсәтә торган булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең Болгар җирендә бик рәхәт, бик муллык булган. Басуларда иген-тару бик уңган, урманнарда җәнлекләр һәм төрле җиләк-җимеш, калын агачларда бик күп бал корты илләре булган. Алардан күп итеп бал ала булганнар. Көз көннәрендә шул урманнардан хисапсыз чикләвек җыйганнар. Суларында, инешләрендә бик күп су хайваннары булган.
|
|
|
|
|