Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 26 » НАРАТБАШ
НАРАТБАШ | 22:56:23 |
Борын замандагы бабайларның колакган-колакка сөйләп килүләре буенча, авылның башлануы XVI гасырның урталарында була. Авылның кыйбла ягында Зөя елгасы ага. Зөянең сул ягында, ике я өч чакрым чамасында, тау өстендә Фрол дигән зур гына рус авылы бар. Шул авылдан ерак түгел яр буенда урнашкан бер татар авылы булган. Иван Грозный Казанны алгач, имештер, татарларны куарга дигән карар чыгарган, ди. Шуннан соң татарларны җәберли башлыйлар, куалар. Теге авылдагы татарлар да аннан качарга мәҗбүр булалар*.
Зөя елгасының көнбатыш ягында, Зөядән биш яисә алты чакрым чамасында, калкулык, урманлы тигез җир була. Бик куе булмаган нарат, юкә урманнары була. Менә шунда унлап татар крәстиян хуҗалыгы килеп урнаша. Нарат урманы янында булганга, авылга Югары Наратбаш дип исем кушалар.
Янә дә монда дүрт йорт хуҗалык чувашлар да була. Алар электән булганмы, әллә шунда килеп утырганнармы, анысы мәгълүм түгел. Шул чувашларның берсе XVII гасыр урталарында Рунгы дигән чуваш авылына күчеп китә. Бүгенге көндә дә Рунгы авылында нәселләре бар әле.
Наратбашны «иске йорт» дип атап йөртәләр. Ә инде калган өч хуҗалыкның берсе, Сатты кушаматлы чуваш, XVIII гасыр башларында вафат була, калган ике хуҗалыкның да нәселе калмый.
Аннан качарга мәҗбүр булалар — XVII гасыр рәсми документларыннан күренгәнчә, элекке Фролово авылы урнында Зөя өязенең Наратбаш авылыннан күчеп калган биш татар семьясы торган һәм алар 1679 елга хәтле казнага, шул җирдән файдаланганнары өчен, ясак түләгәннәр. 1679 елда аларның җирләре Зөя өязенең Сейгу-Шерм елгасындагы починкада (яңа төзелгән авыл) яшәгән Фролка Ананьин һәм аның иптәшләренә бирелә, һәм алар Фролово авылына нигез салалар. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 7731 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|