АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Кайчандыр бик күптән, моннан йөзләрчә еллар элек, Болгар дәүләте туфрагыннан хәзерге Татарстан республикасының Зөя елгасы буена, Кайбыч урманнары итәгенә дә төрле кабилә, төрле ыруг кешеләре күчеп килгән. Бу күченүчеләр арасында Багыш, Бигеш, Тәүгилде, Тутай, Шәмәк, Балтай, Дәвеш, Караборнаш, Бураш, Кормаш, Үтәмеш, Сатмыш, Барыш, Даныш, Каратай, Ишем, Бортас, Әҗем исемле бабалар да булган.
|