Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 22 » БОРНАШ
БОРНАШ | 21:52:50 |
Хәзердә Зөя янында Борнаш дигән урыс авылы бар. Иске заманда мөселман авылы булгандыр. Болгардан килгән ике агай-эне ике кеше бар икән. Берсе Борнаш баба, берсе Сәед дигән кешеләр. Шул Борнаш баба дигәне анда килеп утырган — бер авыл булган икән. Зөя каласы урыс кулына кергәч, алар Тәтеш өязенә күчеп киткәннәр. Хәзердә Тәтеш өязендә Борнаш дигән мөселман авылы шул Зөя яныннан күчкән Борнашдыр. Янә Сәед ага дигәне тагы үз алдына бер авыл булып утырган. Борындыктан килгәндә Сит дигән станца шул Сәед ага авылыдыр. Төхфәтулла мулла үзенең Әтнүк бабасыннан риваять кылган сүзләрдер. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1225 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|