Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 03
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Әүвәл Ярмак Тубылга килеп торган. Ул анда сүрик тоткан, өлкән балыклар алса, ханны сыйлаган. Карача бинең ике углы бар икән, икәве дә мәргән икән. Алар, сәелдән кайтканда, Ярмакның ар якта кармак җимләп утырганын күрәләр икән, аны мәзәк кылып атарлар икән: башына тидермичә, башыннан картузын атып төшерәләр; кайвакыт кулына тидермичә, җиләнен аталар икән. Кайвакытта кармагының җебен өзә аталар икән.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ермактан җиңелгәч, Күчем Тара елгасына качкан. Бу елганың тамагы янында яшәгән татарлар ханнары каршына җыелганнар. Күчем аларга үз хәлен аңлаткан, ярдәм copaган, әгәр инде ярдәм итә алмасалар, сүзен тыңлап, Бохара кулы астына күчәргә әйдәгән. «Тизрәк күчеп китәргә кирәк, бүген-иртәгә урыс Тара тамагына басып керәчәк, шәһәр корып, бетен татарларны буйсындырачак»,— дигән.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең ханыбыз, Күчем хан, шәһәрдән гаскәре белән килеп, Умбыда торган, аннан соң Тубылда торган. Күчемгә ияреп йөреп хезмәт кыла торган бер урыс булган, аты Ярмак икән.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Борынгы заманда Томда Әхмәтгәрәй хан булган. Ул үзенең хатынын сатып алган колына биргән. Гәрәй ханның кайнатасы, моны ишеткәч, бик ачуланган. Киявен исертеп, ат койрыгына салган. Гәрәй хан өч көн ат койрыгында йөргән, исән калган.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Әүвәл заманда бу якларга Бохара тарафыннан өч йөз алтмыш шәех килгән. Башта алар, барысы бергә йөреп, биредәге халыкны дингә өндәгәннәр. Ләкин ислам кабул итүчеләр бик аз булган.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Күп еллар әүвәл, Иртешкә коя торган Ишем елгасы буенда чыгышы белән нугайдан булган Он исемле бер татар ханымы, бигеме яшәгән. Ул Иртеш, Тубыл, Тура татарларын гына түгел, тирә-яктагы вогул һәм иштәкләрне дә кул астында тоткан.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Әүвәл бу якларда гаҗәп халыклар яшәгән, ди. Аларның бер төрлесе җир өйләрдә торган. Чит халыклар килә башласа, шул җир өйләрен җимереп, үзләрен үзләре тереләй җиргә күмәләр икән. Биредә элек агачлар да үсмәгән, ди. Агач үсә башлагач, халык кача имеш. Җирдән үзеннән-үзе агач килеп чыкканын күреп качып китәләр икән.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Борынгы заманнарда көн ягы илендә Барам исемле карт яшәгән. Беркөн аның төшенә тәңреләрнең берсе иңгән дә болай дигән: «Бар, Барам, төн ягына. Син анда җәнлеге, кошы, балыгы мул бай ил табарсың».
|
|
|
|
|