Әүвәл Ярмак Тубылга килеп торган. Ул анда сүрик тоткан, өлкән балыклар алса, ханны сыйлаган. Карача бинең ике углы бар икән, икәве дә мәргән икән. Алар, сәелдән кайтканда, Ярмакның ар якта кармак җимләп утырганын күрәләр икән, аны мәзәк кылып атарлар икән: башына тидермичә, башыннан картузын атып төшерәләр; кайвакыт кулына тидермичә, җиләнен аталар икән. Кайвакытта кармагының җебен өзә аталар икән.
Ул анда күп тордымы, аз тордымы, беленмәс. Аннан соң Ярмак Күчем ханнан җир сораган, бер күн зурлыгы. Хан бирергә боерган. Ул күнне Ярмак нечкә, нәзек каеш итеп телгән. Аннан соң җиргә агач чәнчеп, бер очын каеш белән бәйләп, түгәрәк җир үлчәп алган. Аннан ары ул алган җирендә торган. Шул тора торган вакытында Ярмак тагы балык тоткан, яхшылары, өлкәннәре белән ханны сыйлаган.
Хан иртән торып боерган кешеләренә: «Бу балыкны китерең!» Күрделәр: бу балык солдат рәвешендә ятыр. Хан әйтте: «Бу җирне, ахры, урыс алыр». Аннан ары күп торды, аз торды — баягы Ярмак югалып китте, кая киткәнен белмәделәр. Аннан ары Вагай елгасыннан тап акты, болар белмәс: кайдан, ни төрле ага — һичкем белмәс.