Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Моннан өч йөз еллар элек Минзәлә елгасы буендагы Теләнче авылыннан бу якларга дүрт кеше килеп утырган. Алар Әлмөхәммәт, Сөләйман, Нәдершаһ һәм Исмәгыйль исемле булганнар. Монда килгәч, бу тирәдәге җирләрне үзара бүлешкәннәр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Сарлы авылы Сарлы суы башында була, аннан күчеп, Ык аръягына Сарлы тамагына якынрак җиргә күчеп утыра. Ул җирне хәзер Зират асты диләр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Чалманарат авылы исеме авылның төньягында үсеп утырган чалмага охшаган наратлардан алынган, диләр. Буыннан-буынга килгән исәпләр буенча, авылга өч йөз еллар элек нигез салынган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Хәзерге көннәрдә сабантуе үткәрелә торган мәйданның төньяк-көнбатышында зур гына һәм шактый тирән бер күл булган. Урманнар һәм әрәмәлекләр белән чолганып алынган шул күлнең көньяк яры буена, Чулман суының аръягыннан, хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылы тирәләреннән, чама белән мең алты йөзенче еллар тирәсендә дүрт гаилә килеп, хуҗалык корып урнашканнар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Актаныш авылы территориясенә кешеләр моннан 300—400 ел элек күчеп утырганнар. Авыл башта хәзерге Норкә урманының көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан булган. Аның исеме авыл эченнән ага торган Актаныш елгасы исеменнән алынган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бирегә башта кырыклап йорт Кама аръягыннан — Бигәнәй тирәләреннән килеп чыкканнар. Бу ике йөз еллар чамасы элек булган. Бу кешеләр бик эре булганнар, башларына зур чалмалар бәйләп йөргәннәр, имеш.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Казан ягында Сәрдәле дигән авыл булган. Бу авылга яу килеп үткәндә, кораллары авылда калган. Авыл халкы бу сугыш коралларын салам эскерте астына яшергән. Икенче яу килеп, атларын салам эскерте янына бәйләгәннәр икән, атлар саламны ашап җимергәч, аннан бик күп сугыш кораллары чыккан.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
1648 елны хәзерге Бәйрәкә авылы урынына элекке Мамадыш өязе Кукмара авылыннан барлыгы унбер хуҗалык килеп урнашалар (шулардан берсе Балыклы авылыннан, берсе Сәрдек авылыннан булган).
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Хуҗиәхмәт, Хуҗиәхмәтнең атасы Әхмәдиша, Әхмәдишаның атасы Мөхәммәди, (Бөкәмәй диләр инде элекке вакытта.) Бөкәмәйнең атасы була Аумәт, Аумәтнең атасы Каумәт. Каумәтнең теге ягында белмим инде. Безнең бу Камайга килгән Каргалы дигән авыл булган икән, Казан ягында.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Түнтәр авылы — Татарстанда Казаннан йөз чакрым артыграк шимальдә зур гына атаклы авыл. Шәҗәрәсендә язылуынча, бу авылның беренче бабалары Янгол угыллары Янгырчы, Кушай, Кушандай, Күркә һәм Үкчи исемле алты туган Түнтәрдән ун чакрым шәрекътә мәшһүр Себер юлы өстендәге Янгол иле авылыннан бу урынга күчеп килеп урнашканнар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Иван Грозный Казанны алгач, 1586—1590 елларда бер төркем татарлар, хәзерге Киров өлкәсе Бисермән авылыннан урман һәм сулар аша үтеп, Кады елгасының урта агымында удмуртлар яши торган җиргә — иске зират янына килеп урнашалар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Арбор авылы моннан дүрт йөз еллар чамасы элек, XVI гасыр урталарында барлыкка килгән. Авылга беренче булып күчеп утыручылар Мәмсәдән, Кенәрдән, Бәләбәй өязеннән, Алатырдан булганнар. Алар хәзерге Садыйков Гайнаннар йорты янына утырганнар. Ул — шулар нәселеннән.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу авыл Курса суының башында булганга, Курсабаш дип исем биргәннәр. Моннан өч йөз илле — өч йөз җитмеш еллар элек My авылыннан Дәрәкә әби һәм Үрмәкә бабай, балалары белән, бу авылга нигез коралар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ашытбаш авылына XVII гасырның икенче яртысында Мәңгәр авылыннан ике бертуган Тимерпулат һәм Акбулак дигән кеше килеп утыралар. Алар килгән чорларда бу урында Уразай дигән чирмеш торган була.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Саба авылына бабайлар Казан янындагы Колык исемле авылдан килеп, Шайтан елга исемле авыл булган урынга килеп утырганнар. Шалашлар корып шунда торганнар. Яз көне су буйлап йомычкалар агып килгәнне күреп, үзләре янында авыллар барлыгын белгәннәр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу Кавал күптән килгән монда, алты йөз еллап бардыр. Менә шушыннан чыккан су Казан суына чыга. Дүрт кеше шул суның буе белән киткәннәр. Килә-килә безгә менеп җиткәннәр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Әүвәл заманда бу тирәләрдә Уразай исемле стрелок була. Аның алтыннары күп була. Моны юлбасарлар белеп алалар да үтереп ташлыйлар һәм, хатынына килеп: «Иреңне үтердек, алтынны бирмәсән, үзеңне дә үтерәбез»,— дип куркыталар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Әүвәлге заманда Күшәр якларыннан Исәнгол бабай, тугыз улы белән, буш җир эзләп, бу якларга килеп чыккан. Алар, урман эчләрендә йөреп, хәзерге Иске Кенәр авылы урнашкан урындагы бер аланлыкка юлыгалар. Бу җирне ошатып, ышна ачып, иген игеп көн итә башлыйлар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Казан ханы Минзәлә ягында яшәүче Нугай ханына бара торган нугай юлының нәкъ үзәгендә Чаллы шәһәрен төзегән. Нугай юлы дип йөртелгән бу тирәне нугайлардан саклау өчен төзелгән шушы шәһәргә хан бер кешесен би итеп куйган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Карауҗаның атасы Кара би булган. Кара би Казан янында Каравай авылында ил тотып яшәгән. Аның улы Карауҗа, Кече Карауҗа урынына килеп, авыл корып утырган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Кармыш авылы — Чабаксар өязе. Бу Кармыш авылы хәзердә Чәнчас дигән чуваш авылы белән күршедер. Араларында бары чокыр гына бар. Кармыш авылының асылы бик күптән түгелдер. 250 ел яки 300 ел чамасындадыр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу Тау Иле һәм күптәнге авылдыр. Мөхәммәдрәхим мулла риваять кыладыр Әсән мулладан: Тау Иленә иң әүвәл бер бик бай кеше килеп утырган. Ул кеше бохарлык бер сарт икән. Байлыгы сәбәпле Тәвангәр баба дип йөрткәннәр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бакырчы авылы — Чуел өязендә бик кадимге, иске авылдыр. Валлаһе әгъләм , җиде-сигез йөз елдан бирле Бакырчы авылы бардыр. Кадимрәк Бакырчы авылында Динмөхәммәд мулла дигән кеше булган. 1838 нче елларда вафат; 95 яшенә җиткән кеше, бик карт кеше булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең авылны татар Мәмәтхуҗасыннан килеп утырган халык дип әйтәләр. Бер бабай: «Кая гына күчермәсеннәр, шунда утырам инде»,— дип килгән, ди, имеш. Арба күчәре зирек булган икән. Менә шушы урынга җиткәч, казылмага төшеп, күчәре сынган, ди.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Анда ике бабай булган, берсе Кильдураз, берсе Олашчы бабай. Олашчы бабай Кильдураз бабайның кияве булган, дипме сөйлиләр иде. Аларның кайдан килгәнен бер дә әйтәлмим.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Чал тарихы булган Иске Йомралы авылында революциягә кадәр тугыз буын кешеләре гомер кичергәннәр. Картларның телдән-телгә сөйләп калдыруларына караганда, авылның баштагы урыны хәзерге Иске Йомралдан ярты чакрым төньяктарак, урманга якын гына урында, авыл аркылы ага торган инешнең югарырак агымында, хәзерге Юкә күле тирәсендә булган.
|
|
|
|
|