Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » КАМАЙ
КАМАЙ | 21:53:07 |
Хуҗиәхмәт, Хуҗиәхмәтнең атасы Әхмәдиша, Әхмәдишаның атасы Мөхәммәди, (Бөкәмәй диләр инде элекке вакытта.) Бөкәмәйнең атасы була Аумәт, Аумәтнең атасы Каумәт. Каумәтнең теге ягында белмим инде. Безнең бу Камайга килгән Каргалы дигән авыл булган икән, Казан ягында. Каргалыдан өч баба килгән инде, берсе Исәнбәт, берсе Каргалы, Каргалы оч дип әйтәбез инде. Исәнбәт дигән баба әнә күпернең теге ягында булган, ди. Берсенең исемен белмим инде, хәтердә юк. Берсе менә Пужар тыкырыгыннан кереп киткәнме бер урам, шул урам булган инде, шуннан авыл булган: Бу төш бөтен урманлык булган, беркем дә булмаган монда, кара урманлык. Анда, олы магазин каршында, бер карчык бар иде, Шәнгәрәй карчыгы ди торганнар иде. Аның сөйләгәнен ишеткәнем бар үз колагым белән:
— Менә без кыз чагында бу очка бер эз дә салынмады. Монда, наратлык арасында, салкын чишмә бар, дип әйтә торганнар иде. Анда кеше курыкты, бара алмады,— дип әйтә торган иде. Ул шушы чишмә икән. Менә шуннан төзелгән Камай инде бу, шул өч бабадан. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 668 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|