Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 30
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Халык белән гаскәр арасында низагъ чыгуга нинди сәбәп булгандыр, моны һичкем дә белүче юк. Шулай булса да, бу вакыйга кечкенә сәбәпләр аркасында гына булганга охшамый. Чөнки халык өстенә бик куркыныч төстә кораллы атлы гаскәр килү сәясәте билгеле булганнан сон, авылда булган барлык ирләр һәм хатын-кызлар үзләренең, корал кисәкләрен алып, каршындагы тау өстенә менеп, дошманны көтеп торганнар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
...Фәтхулла бабай, Гали белгәндә, инде карт кеше иде. Ул бөтен авылда бердәнбер суфи-мөрит. Эш эшләми. Аягына иске бер читек, аның өстеннән бик тупас, бер инәдән бәйләнгән оек, шулар өстеннән бик зур һәм бик авыр бер юкә башмак киеп, тупас, үз буеннан да озынрак бер таяк тотып, һәр көнне берәр йортка, шикәрле чәй эзләп китәр иде. Кабул итәр йортны Фәтхулла суфи гадәттә уңышлы сайлый, һәм бер барып кереп чәйгә утырса, йорт иясе аны тиз генә озатырмын дип уйламасын. Ул, ике кат тирләп, уналты чынаяк чәй эчмичә чыгып китми.
|
|
|
|
|