Суббота, 11.05.2024, 12:35:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 30 » ЧӘТРӘН
ЧӘТРӘН
22:16:53
...Фәтхулла бабай, Гали* белгәндә, инде карт кеше иде. Ул бөтен авылда бердәнбер суфи-мөрит. Эш эшләми. Аягына иске бер читек, аның өстеннән бик тупас, бер инәдән бәйләнгән оек, шулар өстеннән бик зур һәм бик авыр бер юкә башмак киеп, тупас, үз буеннан да озынрак бер таяк тотып, һәр көнне берәр йортка, шикәрле чәй эзләп китәр иде. Кабул итәр йортны Фәтхулла суфи гадәттә уңышлы сайлый, һәм бер барып кереп чәйгә утырса, йорт иясе аны тиз генә озатырмын дип уйламасын. Ул, ике кат тирләп, уналты чынаяк чәй эчмичә чыгып китми.

Фәтхулла бабай озак яшәде. Гали аны Чистайда укыган заманда да күрә алды. Фәтхулла бабайның сүзенә күрә Әмир ырулары, Мәһди ырулары, Галинең Гафур бабалары, ясаклы очлары (тик барысы да түгел) Фәтхулла бабай үзе — алар барысы да бер төптән — Исмәгыйль Чадаев балалары.

Гали алып кайткан тәмле чәйне лимонлап эчеп, чәйдән йомшарганның соңында, җәелеп китеп Фәтхулла бабай болай сөйләде:

«Исмаил бабай Чадаев Лискауда* булган. Анда аның имениесе дә, коллары да булган. Ул вакытта патша әйткән Исмаил бабайга:

— Җирең, колларыңа ия булып калырга теләсәң, чукын. Чукынмасаң, князь булып калмыйсың, имениең, колларың кулыңнан алына. Шул ике якның берсенә риза булып кул куй,— дип. Исмәгыйль бабай бер ягына да кул куймаган, берничә кеше иярткән дә качкан. Менә бу Чәтрәнгә* килеп төшкән. Патшаның түрәләре артыннан килеп, Исмәгыйль бабайны тотканнар һәм суктыра-суктыра үтергәннәр. Исмәгыйль бабайдан калган ике улының берсе — Хәсән бабай — хокукыннан аерылырга кул куйган, Гает дигәне чукынырга риза булган һәм чукынган. «Без әнә шул Хәсән бабайдан калган нәсел, ясаклылар»,— ди Фәтхулла бабай. Фәтхулла бабай «Лыскова»ның кайда икәнен дә белми. Вакыйганың вакытын чама белән унсигезенче йөзнең урталарында күрсәтә, чукындыручы патшаның кайсы икәнен әйтә алмый.

Чынлап, Иске Мәкәрҗәгә якын «Лыскова» дигән урын, анда Чадаев дигән помещик-князьләр бар икән. Мәшһүр Чаадаев* шулардай булган.

Фәтхулла бабайның сөйләгәне җир документлары белән дә раслана, һәрхәлдә, Галинең Чаадаевлардан булуы дөреслек тапкан бер хәбәр булып чыга.

Чәтрән ул заманда урыска катнашмый. Иң якын урыс авылы җиде-сигез чакрымда. Алар да калкулар, урманнар аръягында. Бер вакытта да чиркәү чаңнары тавышы Чәтрәнгә килеп җитми. Чәтрәндә торган кеше гомерендә дуңгыз күрмәскә мөмкин. Әллә ничә елда бер адашкан дуңгыз килеп керсә, бүре үтергән кебек, малайлар аны күсәкләр белән кыйнап үтерәләр.
Авылда бер генә урыс — тимерче тора. Ул татарча бик оста белә. Старшина — чуваш, ул да татарча белә. Башка урыс түрә килсә дә, старшина белән килә.

Чәтрәннең ул замандагы мужигы искиткеч авыл сөяр, читкә чыгып йөргән кешегә җирәнеп карый. Аның җиңсәсе дә, чабатасы да, урагы да, җире дә «мөкаддәс». Билгеле вакытларда мулла кертеп, коръән укыту белән бөтен дин бурычлары да үтәлеп беткән була.

Гали — татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Гафуров (1867-1942).
Ласкау — Лысково, Горький өлкәсендәге шәһәр.
Чәтрән — хәзер Аксубай районының Яңа Ибрай авылы.
Чаадаев — П.Я. Чаадаев (1794-1856) күренекле рус язучысы, А.С. Пушкинның якын дусты.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 927 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz