Воскресенье, 12.05.2024, 12:59:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 30 » ИШТИРӘК
ИШТИРӘК
22:27:01
Халык белән гаскәр арасында низагъ чыгуга нинди сәбәп булгандыр, моны һичкем дә белүче юк. Шулай булса да, бу вакыйга кечкенә сәбәпләр аркасында гына булганга охшамый. Чөнки халык өстенә бик куркыныч төстә кораллы атлы гаскәр килү сәясәте билгеле булганнан сон, авылда булган барлык ирләр һәм хатын-кызлар үзләренең, корал кисәкләрен алып, каршындагы тау өстенә менеп, дошманны көтеп торганнар. Халыкның күзәтчеләре гаскәрнең су буйлап — Каратай тамагы буйлап килгәннәрен белдергәннән соң, авыл халкы Чирле елганың кояш чыгышы ягында тау битенә яшеренеп көтеп торганда, дошманнарның гаскәре чынлап та су буеннан килеп чыккан.

Ләкин гаскәрнең аннан килүе үзләре өчен уңышсыз булган. Чөнки алар бер дә искә-санга алмыйча гамьсез генә килгәндә, Шушма суының тау итәгенә терәлеп ага торган җиргә җиткәч тә, тау башындагы халык гаскәрнең алгы һәм арткы ягын бүлеп алып, өсләренә зур-зур хисапсыз күп ташлар тәгәрәтеп төшергәннәр. Хәтта күп кенә атлар һәм кешеләр ранен булганнар, үлүләр дә булган. Авыл халкына гаскәр бернинди зарар китерә алмыйча, чигенергә мәҗбүр булган. Тәртипсез рәвештә качып күздән югалгач, авыл халкы тынычланып, һаман да гаскәрне аскы юл белән килер дип уйлаганнар.

Ләкин гаскәр күпне күргән инде ул. Алар чигенсәләр дә, бик ерак китмичә, Кара бия елгасы чокыры, Кирәмәт буйларына тупланып, бу көндә дә «Яу юлы» дип йөртелгән урыннан текә тауны казып, куе нугыт чыбыгы, куе кылган үләне, сирәк кенә үскән үзән чыбыклары арасыннан тау кырыннан өскә менгәннәр. Шулай итеп авыл халкы аңсыздан, үзенең дошманнарына галиб булудан ваз кичәргә мәҗбүр булган. Карбузлар түбәсендә, Чирле елга тирәсендә. Улаклы елга башларында канлы сугышларда күп кенә җаннар кырылган. Авыл халкы җиңелеп, бөтен халыкны куып, ерганак буена китереп кысрыклаганнар да, Шушма суына турап салганнар. Ирләрдән байтагы гына атларына атланып, Шушма суы аркылы чыгып, әрәмәгә кереп югалганнар. Шушы дәһшәтле вакыйгадан качып котыла алган кешеләр Иске Иштирәк, Бәкер авылы һәм Яңа Иштирәккә килеп урнашканнар. Үзләренең иске авылларына урнашу мөмкинлеге калмаган, чөнки ул авыл яндырылган, көлгә әйләндерелеп бетерелгән, дип сөйләнә иде.
Шулай итеп, бу иске авылдан өч яңа авыл барлыкка килгән.

Галиб булу — җиңү, өстен чыгу.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1822 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz