Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » КЕНӘР
КЕНӘР | 21:25:18 |
Әүвәлге заманда Күшәр якларыннан Исәнгол бабай, тугыз улы белән, буш җир эзләп, бу якларга килеп чыккан. Алар, урман эчләрендә йөреп, хәзерге Иске Кенәр авылы урнашкан урындагы бер аланлыкка юлыгалар. Бу җирне ошатып, ышна ачып, иген игеп көн итә башлыйлар. Бераз заманнар яшәгәч, ишәяләр һәм җир кытлыгы сизелә башлый. Шул вакыт Исәнгол бабай улларын Яңа Кенәр ягына җибәрә: «Авыл корырга яраклы урын булырга тиеш, барып карап кайтыгыз»,— дип. Уллары барып, хәзерге Яңа Кенәр промкомбинаты тирәсенә килеп чыгалар, бер алан һәм бер күл күрәләр. Бу турыда Исәнгол бабайга хәбәр итәләр. Бабай:
— Ул тирә ташлыкмы, абагалыкмы?*— дип сорый. Тегеләр:
— Юк,— дигәч:
— Арырак барып карагыз, ташлык, абагалы җир булырга тиеш,— ди.
Уллары барып, Яңа Кенәрнең Мәмсә очындагы бер ташлы елгага барып чыгалар һәм бу турыда Исәнгол бабайга хәбәр итәләр. Исәнгол бабай урынны яраклы табып, улын Яңа Кенәр урынына күчереп утырта. Яңа авылга нигез шулай салына. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1507 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|