Суббота, 11.05.2024, 19:32:16   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 29 » КАВАЛ ҺӘМ ЧУВАШИЛЕ
КАВАЛ ҺӘМ ЧУВАШИЛЕ
21:31:34
КАВАЛ


Бу Кавал күптән килгән монда, алты йөз еллап бардыр. Менә шушыннан чыккан су Казан суына чыга. Дүрт кеше шул суның буе белән киткәннәр. Килә-килә безгә менеп җиткәннәр. Алар Казан каласы янындагы Каравайдан качып килгәннәр, Иван Грозный Казанны алгач. Килгәннәр дә, шушында дүрт кеше йорт салганнар. Картайгачтын болар киңәшкәннәр, үзебез үлгәнче исем куйыйк, дигәннәр. Кувал дигәннәр, куылып килгәннәр бит, әүвәле Кувал булган ул, аннары Кавалга үзгәргән.

ЧУВАШИЛЕ


Иван Грозный Казанны алгач татарларны куганмы? Әнә шул вакытта килеп утырганнар бу авылга. Хан булган, аның өч улы булган: Каратмән хан, Айбаш хан, Җуаш хан. Өчесе өч авылны нигезләгән. Җуаш хан килгән монда, бозып яза торгач, Җуаш илен Чуашлигә үзгәрткәннәр. Авыл икегә бүленгән булган: суның бер ягы — казак, икенче ягы ясаклы булган. Бу яктагылар лашман эше эшләгәннәр, имән ташыганнар. Монда Ар кайнаткан дигән җир бар, анда ар халыклары килеп күмер яндырганнар, күмерне сатканнар. Ясак ягында унбер хуҗалык булган, лашманда — ун хуҗалык. Казаклар белән ясакларның җир карталары аерым иде. Лашманда җир күбрәк булган, азмы-күпме урманы булган, болыны да булган Идел буенда, көтүе дә аерым булган, зияраты гына бер булган ясаклар белән лашманнарның. Колхоз булгач, берләштек.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1412 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz