Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » СУКАЕШ
СУКАЕШ | 21:58:12 |
Казан ягында Сәрдәле дигән авыл булган. Бу авылга яу килеп үткәндә, кораллары авылда калган. Авыл халкы бу сугыш коралларын салам эскерте астына яшергән. Икенче яу килеп, атларын салам эскерте янына бәйләгәннәр икән, атлар саламны ашап җимергәч, аннан бик күп сугыш кораллары чыккан. Моны күреп, «бу авыл безгә каршы сугыша икән» дип, авыл халкын кырып бетергәннәр. Өч кеше тегермәндә булган икән. Алар күп кенә атлар алып качканнар. Бара-бара шушы якка килеп чыкканнар. Урсай юлы Читән күпер янында кунып, бераз гомер иткәч, өчесе өч якка сәфәр кылганнар.
Берсе — Сарлы ягына, икенчесе — башкортлар ягына, өченчесе — шушы Сукаеш ягына. Бу якка килгәне Әймәт исемле икән. Аның улы Якуп, Якупның уллары Ибнеәмин белән Әбүшахма булганнар. Ибнәйдән туганнар: Әхмәтҗан, Тимербулат, Котлыбулат һәм Фәхертдин. Шаһидан: Исмәгыйль, Габделхаликъ, Әхмәтҗан, Әхмәтвәли һәм Әхмәтгалиләр. Авыл күбрәк ике нәселдән хисаплана, ләкин бик дөрес итеп белүче юк. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 860 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|