Суббота, 11.05.2024, 07:24:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 29 » БӘЙРӘКӘ
БӘЙРӘКӘ
21:55:27
1648 елны хәзерге Бәйрәкә авылы урынына элекке Мамадыш өязе Кукмара авылыннан барлыгы унбер хуҗалык килеп урнашалар (шулардан берсе Балыклы авылыннан, берсе Сәрдек авылыннан булган). Бу кешеләр унбер генә баба булсалар да, җан хисабы байтак булган. Чөнки нәселдәге карт кеше үлми торып, аның балалары, бүленмичә, бергә яшәгәннәр. Мәсәлән, безнең бишенче бабай Собханкол карт, үзенең дүрт улы белән бергә яшәгән. Аның оныклары да, өйләнеп, күп балалы кешеләр булып беткән булганнар. Шуның белән бергә, алар хуҗалык дип тә аталмаганнар. «Собхый җыены», «Колый җыены», «Калмәт җыены» дип йөртелгәннәр. «Явер» яки «Җәвер» дигән исем дә кулланылган: «Колый явере (җәвере)», «Ити җәвере» һ.б.

Күчеп килүчеләр Кукмарада кысынкылыкка дучар ителгән кешеләр булганнар яки чукындырудан куркып качканнар. Ул чагында Мамадыш тирәсендә көчләп чукындырулар, чукынмаган кешеләрне бәкегә тереләй тутырып, бала-чагаларны алып китүләр булган, диләр.

Бу унбер кеше килеп утырганда, бу тирәдә фәкать Туйкә авылы гына булган. Бәйрәкәнең көнбатышында чирмешләр яшәгәннәр. Чирмешләрнең олылары Рәкә бәй, Агнай, Әхмәтша исемле булганнар. Рәкә бәй чирмеш авылының хуҗасы булып саналган һәм, яңа күчеп килгән унбер хуҗалык та аның химаясенә кергәнлектән, авылга Бәйрәкә исеме бирелгән. Күчеп килгән кешеләр чирмешләр белән бик тату-дус яшәгәннәр. Кыз алышып, кыз бирешкәннәр. Чирмешләр үзләре дә, Казан алынганнан соң, Казан тирәсеннән күчеп килгән булганнар. Әйтүләргә караганда, Кукмарадан килүчеләр белән алар арасында электән танышлык булган.

Явер — нәсел, токым.
Чирмеш — мариларның элекке атамасы.
Химая — берәүнен кул астында булып саклану.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1563 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz