Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » КАДЫБАШ ҺӘМ ТАЗЛАР
КАДЫБАШ ҺӘМ ТАЗЛАР | 21:47:09 |
КАДЫБАШ
Иван Грозный Казанны алгач, 1586—1590 елларда бер төркем татарлар, хәзерге Киров өлкәсе Бисермән авылыннан урман һәм сулар аша үтеп, Кады елгасының урта агымында удмуртлар яши торган җиргә — иске зират янына килеп урнашалар. Беренче булып Дусай исемле кеше, җир арчып, шунда урнашкан. Еллар үтү белән, удмуртлар янында татарлар арта барган, алар бер-берсе белән тату яшәмәгәннәр. Нәтиҗәдә удмуртлар күчеп китеп, Казы Салья дигән аерым авыл төзегәннәр. Ә Кады елгасы — казыган дигән сүздән алынган, чөнки елганың суы җирне казып керә икән.
ТАЗЛАР
Әҗем искерәк авыл булса кирәк. Бер заманны Әҗемнәр урман эченнән төтен күтәрелгәнне күреп, «нәрсә бар икән», дип, барып караганнар. Барсалар, өч кеше бура бурап яталар, ди. Әҗемнәр алардан:
— Сез кем халкы?— дигәч, тегеләр:
— Без тазлар!— дип әйткәннәр. Әҗем кешеләре авылларына кайтканнар да:
— Анда өч таз бура бурап яталар,— дигәннәр. Шуннан бу авылны Тазлар дип атый башлаганнар. Бу авылдан Яңа Тазлар (хәзер Байкал) авылы күчеп чыккач, аны Иске Тазлар дип йөрткәннәр. Совет власте вакытында, «таз» сүзен кимчелек санап, Ташчишмә исеме белән алыштырдылар. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1734 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|