Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » ТАУ ИЛЕ
ТАУ ИЛЕ | 21:07:13 |
Бу Тау Иле һәм күптәнге авылдыр. Мөхәммәдрәхим мулла риваять кыладыр Әсән мулладан: Тау Иленә иң әүвәл бер бик бай кеше килеп утырган. Ул кеше бохарлык бер сарт икән. Байлыгы сәбәпле Тәвангәр баба дип йөрткәннәр. Тау Иленең элгәреге исеме Тәвангәр авылы дип йөртелгәндер; хәзердә Тау Иле дип йөртәләр. Ләкин бер биек тау итәгендә утырганлыгы җәһәтеннән түгелдер, бәлки тәшәэм җәһәтеннән Тау Иле дип йөртәләр. Аның өчен: әгәр берәү Тәвангәр авылы дип атаса бертөрле зәхмәт күрә, имеш, дип шомланып, Тау Иле дип йөртәләр.
Хәзердә бик фәкыйрь, кечкенә авылдыр. Ул авылга бер газиз бәддога кылган, диләр. Кайсыбер газиз килептер дә, аңар фатир бирмиләр. Ул кеше дога кылып киткән, илаһи утыз төтеннән артмагыз, дип. Янә моңар куәт — Бикмөхәммәд мулла һәм үзенең бабасыннан риваять кылып сөйләшәдер икән: Зөядән ерак түгел хәзердә бер авыл бар, Мәҗен дип йөртәләр. Әмма элгәре аның исеме Әҗем дип аталгандыр. Анда Әҗем дигән бер изге кеше булган икән: Иван Грозный Зөя бакчасына кала салганда сугыш булган. Яки бәгъзе риваятьтә, Казанда сугыш булганда, бу Әҗем баба шунда барып сугышкан. Аннан Тау Иленә килгән, канлы киемнәре вә җәрәхәтләре белән фатир сораган. Тау Иле кешеләре фатир бирмәгәннәр, шул сәбәпле бәддога кылып киткән, имеш, диләр.
Ул вакытта Норлат авылы бик кечкенә авыл булган, хәзердә мең иманага җиткән. Әмма Тау Иле һаман йөз иманадан һич артканы юк, диләр. Тау Илендә иске замандарак берәү, Яркә дигән адәм, имам булып торган. Аннан соң Әхсән мулла имам булган, аннан соң Әсән мулла имам булган. Аннан соң Мөхәммәдрәхим мулладыр. Хәзердә Әсән мулланың углыдыр. Тау Иленең бер ягында ниһаятьсез биек таудыр. Шуның өчен Тау Иле хосусында берәр мисраг бәетләр һәм ишетелгәне бар:
Тау Иленең таулары, Өзелә камыт баулары, Камыт бавын ялгый-ялгый, Сызыла йөрәк майлары.
Тәвангәр — мал иясе, җәмгыятьтә экономик һәм политик көчкә ия кеше. Тәшәэм — шикләнү, начарга юрау. Мисрат — шигырь юлы. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1815 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|