Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » КУРСАБАШ
КУРСАБАШ | 21:41:41 |
Бу авыл Курса суының башында булганга, Курсабаш дип исем биргәннәр. Моннан өч йөз илле — өч йөз җитмеш еллар элек My авылыннан Дәрәкә әби һәм Үрмәкә бабай, балалары белән, бу авылга нигез коралар. Дәрәкә әби ике улына әйткән:
— Шушы якка барып җир ачыгыз, арыш чәчегез,— дигән. Уллары барса, анда урман шаулап тора, ди. Болар эшләмичә, әби янына кире кайталар. Кайткач, әби сорый икән тегеләрдән, «күпме җир чәчтегез?»— дип. Уллары:
— Әни, без җир чәчмәдек, чолык ясап йөрдек,— дигәннәр.
Шуннан алар яңа урынга — Курсабашка күчеп утырганнар. Авылның җире күп булган. Бер заман үрәтник килеп: «Нигә бөтен җирегезгә дә налог түләмисез»— дип бәйләнә башлаган. «Җирегез артык булгач, казнага бирегез»,— дип, бер өлешен кисеп тә алганнар. Бабайларның түләр хәле булмагач, риза булганнар. Җирне Чүриле урысларына биргәннәр, алар анда чиркәү салганнар.
Чолык — умарта оясы. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 991 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|