Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » АКБУЛАТ ҺӘМ ЯКТЫ КҮЛ
АКБУЛАТ ҺӘМ ЯКТЫ КҮЛ | 22:00:39 |
АКБУЛАТ
Бирегә башта кырыклап йорт Кама аръягыннан — Бигәнәй тирәләреннән килеп чыкканнар. Бу ике йөз еллар чамасы элек булган. Бу кешеләр бик эре булганнар, башларына зур чалмалар бәйләп йөргәннәр, имеш. Кайда үлсәләр, аларны шунда күмә торган булганнар. Башындагы чалмасын кәфен иткәннәр. Алар арасында иң карты Абдулла ата исемле булган. Шул «Абдулла ата» үлгәч, авылны аның исеме белән йөртә башлаганнар. Шул исем, үзгәрә-үзгәрә, «Акбулат»ка әйләнгән, ди.
ЯКТЫ КҮЛ
Мин үзем бер җиргә дә чыгып йөргән кеше түгел. Шуңа күрә әти сүзен генә сөйлим.
Безнең затыбыз килгән Идел буеннан — Актүбәдән, мин унөч яшьтә вакытта. Безнең авылга тагы Кылыччыдан килгән бер тамыр, аннары Савраштан килгәннәр, шулай ук Идел буеннан да бар, диләр. Күчеп утырулары Иван Грозныйдан соң булырга кирәк.
Элек безнең тирәдә урман күп булган. Әйбәт күл, басулар булган, икмәк бик уңган. Якты күл электән үк, күчеп утырган чагында ук булган. Ул күл шәп кенә иде, көчле яңгырлар вакытында балчык ишелеп кечерәйтте күлне. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1010 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|