Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » АШЫТБАШ
АШЫТБАШ | 21:35:47 |
Ашытбаш авылына XVII гасырның икенче яртысында Мәңгәр авылыннан ике бертуган Тимерпулат һәм Акбулак дигән кеше килеп утыралар. Алар килгән чорларда бу урында Уразай дигән чирмеш торган була. Авыл нигездә шушы өч кешенең балаларыннан тора. Бүгенге көндәге Уразаев фамилияле кешеләр шул Уразай токымыннан икән. Болар ызгыш-талашсыз гына гомер иткәннәр.
1765 елда Апаз, Иябашларны чукындырырга Әҗем ягыннан яу килә. Ул вакытта авылда илле — алтмыш йорт була. Апаз, ягыннан бер атка атланган кеше килеп: «Качыгыз, яу килә!»— дип авылга хәбәр сала. Бу хәбәрне ишетеп, авыл халкы урманга кача. Яу, «бу авылда төрле катнаш халык икән» дип, Ашытбашта күп туктап тормый, хәзерге Иябаш якларына юл тота. Авыл халкын, күрәсең, соңыннан килеп чукындырганнар. Әмма алар, кача-поса булса да, үз диннәрен тотканнар. Чукындыру кан кою белән барган. Арчага хәтле сузылган Кан елгасында чукынырга теләмәгән татарларның каны тулып аккан. Иябашта бер хатын кешеләрне такмаклап уятып йөргән:
Уяныгыз, уянчы, Югары очта яу бар, Түбән очта туй бар.
Унике мәчетле Миһербан авылы тар-мар китерелеп яндырылган. Халкы өч авылга бүленгән: Әзәк, Иске Иябаш, Яңа Кырлай.
Халыкны чукынырга мәҗбүр иткәч, «чукынам» дип кул күтәргән беренче кеше Әзәк исемле була. Шуннан ул торган авыл Әзәк булып киткән.
1773 елда Пычак авылыннан Гомәр дигән кеше килеп Ашытбашта Пугачев манифестын укыган. Авыл халкы бу Гомәрне бик яраткан Пугачев Арчада торган вакытта, анда тугыз олау азык-төлек төяп илткәннәр. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1671 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|