Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » УРАЗЛЫ
УРАЗЛЫ | 21:28:32 |
Әүвәл заманда бу тирәләрдә Уразай исемле стрелок була. Аның алтыннары күп була. Моны юлбасарлар белеп алалар да үтереп ташлыйлар һәм, хатынына килеп: «Иреңне үтердек, алтынны бирмәсән, үзеңне дә үтерәбез»,— дип куркыталар. Хатын акчаларны идәнгә чәчеп җибәрә. Караклар алтынны җыеп китәләр. Ярыкларга төшкәне хатынга кала. Аның үлгән иреннән бер баласы калган икән. Бу хәлдән соң, баласын ияртеп, Казанга китә һәм иргә чыга. Яңа ирдән тагы алты баласы була. Алар бер заманны бу җиргә кунакка кайталар һәм, ошатып, шушында калалар. Шул җиде баладан үрчегән Уразлы инде бу.
Иван Грозный, Казанны алгач, хан токымнарына әйтә, алтын белән язган язу биреп: «Теләсәгез, Яңа бистәдә торыгыз*, салым түләмәссез, солдат бирмәссез,— ди,— әгәр бүтән җиргә китәсегез килсә, бүтән теләсә кай җиргә китегез»,— ди. Хан токымыннан булган өч туган, Яңа бистәдә бераз торгач, китәргә булганнар. Берсе Зөягә, берсе Үтәнгешкә, берсе Уразлыга килеп утырган. Уразлыга утырганы Вәлит исемле булган. Вәлит килгәнгә өч йөз еллап булыр дип әйтәләр.
Теләсәгез, Яңа бистәдә торыгыз... — Яңа бистәгә Иван Грозныйның күп соң — 1751 елда гына нигез салына. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 723 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|