Посетители |
Онлайн всего: 49 Гостей: 49 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » ИСКЕ ЙОМРАЛЫ
ИСКЕ ЙОМРАЛЫ | 20:48:37 |
Чал тарихы булган Иске Йомралы авылында революциягә кадәр тугыз буын кешеләре гомер кичергәннәр. Картларның телдән-телгә сөйләп калдыруларына караганда, авылның баштагы урыны хәзерге Иске Йомралдан ярты чакрым төньяктарак, урманга якын гына урында, авыл аркылы ага торган инешнең югарырак агымында, хәзерге Юкә күле тирәсендә булган. Авылның исеме Иске Йорт дип аталган. Картларның сөйләвенә караганда, Иске Йортның тарихы XVI гасырларның 50 нче елларында башлана (кайсыберләре 1545 ел дип төгәл датаны да атыйлар).
Иске Йортның тарихи урыны бәхәссез, әле хәзердә дә ул урында чүлмәк, табак ватыклары, металл пычаклар табыла.
Иске йортта өч семья — өч туган: Йомрал, Карабай һәм Тинкә бабайлар яшәгәннәр. Урманга якын булганлыктан, Иске йорттагы бу туганнарга тынычлык булмаган. Урманнан качкыннар килеп аларның мал-туарларын, ашлыкларын талап китә торган булганнар. Хәтта Йомрал бабайның кызын урманга алып китеп көчләгәннәр. Шуннан соң бу өч туган урманнан ераграк китеп, бер-берсенә ярдәм итәрлек булып (ярдәм сорап кычкырганда, тавыш ишетелерлек итеп) хәзерге урынга күчеп утырганнар. Йомрал бабай семьясы хәзерге Иске Йомралы урынына, Карабай бабай — хәзерге Карабай авылы урынына, ә Тинкә — Идрәс Теньки урнашкан җиргә килеп утырганнар. (Урмандагы качкыннар — Иван Грозный вакытында көчләп чукындырудан качып килгән кешеләр булуы ихтимал.)
Шулай итеп, өч авылның мөстәкыйль тарихы башлана. Иске Йорттагы бабайларның кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган. Өсләренә җилән, башларына такыя, аякларына чабата киенгәннәр. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 3577 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|