Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
Главная » 2011 » Август » 29 » АКТАНЫШ
АКТАНЫШ
22:02:23
Актаныш авылы территориясенә кешеләр моннан 300—400 ел элек күчеп утырганнар. Авыл башта хәзерге Норкә урманының көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан булган. Аның исеме авыл эченнән ага торган Актаныш елгасы исеменнән алынган. Актаныш исеме кушылу турында халык арасында шундый хикәят яши. Бер кешегә каяндыр бер кунак килә. Өй хуҗасы үзенең ындыр табагында ашлык суккан чак була. Килгән кеше, хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша. «Миңа синең әтиең таныш бит»,— дигән сүзне дә әйтә. Малай әтисенә барып: — Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра,— ди. Килгән кеше бу хуҗаның яхшы ук дус кешесе була, ул ак йөзле булган, күрәсең. Шуннан хуҗа кеше, дусты янына килеп, исәнлек-саулык сорашканнан соң: — Минем малай сине «ак танышың килгән, сине чакыра» дип әйтте,— дип көлеп сөйләгән. Малайның бу сүзеннән шундагы башка кешеләр дә көлгәннәр һәм бу малайга «Ак таныш» кушаматы береккән. Ул вакытта елгада су тегермәне булып, шактый тирән буа була. Берникадәр вакыттан соң су коенганда шушы «Ак таныш» кушаматлы малай буада батып үлә. Бу вакыйгадан соң буага «Актаныш» буасы исемен кушалар, һәм шуннан соң бу исем елгага да күчә, елга исеменнән авыл да Актаныш исемен йөртә.
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1399 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]