Суббота, 11.05.2024, 20:37:05   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 29 » БАКЫРЧЫ
БАКЫРЧЫ
21:02:54
Бакырчы авылы — Чуел өязендә бик кадимге, иске авылдыр. Валлаһе әгъләм , җиде-сигез йөз елдан бирле Бакырчы авылы бардыр. Кадимрәк Бакырчы авылында Динмөхәммәд мулла дигән кеше булган. 1838 нче елларда вафат; 95 яшенә җиткән кеше, бик карт кеше булган. Тәварих китапларын күп күргәндер. Аның бер китабы янында мин күрдем, унике бабага чаклы шәҗәрәсе бар. Иллешәр ел хисапласак та, алты йөз еллар булыр.

Кадимрәк халык күп яшәгәндер, бәлки мең елга карип булырга кирәк. Менә ул шәҗәрә: Динмөхәммәд Габдерәшид углы, Чики углы, Дирбеш углы, Түки углы, Җиркеш углы, Бүки углы. Мәзкүр Динмөхәммәд мулла үзенең Габбас бабасыннан риваять кылып сөйләр икән: кадим заманда Бакырчы авылы бик караңгы урман эчендә Эрә суы буена утыргандыр, шуның өчен Эрә Бакырчысы дип аталадыр. Әмма Бакырчы авылы төп Болгардан килгән халык түгелдер. Бәлки соңыннан җыелган халыклар булса булыр.

Иң әүвәл башта Бакырчы мукшы авылы булгандыр. Үзләре мукшы булсалар да, мөселман булганнардыр. Бакырчылык һөнәре белән тереклек кылалар икән; шул сәбәпле бу авылны Бакырчы авылы дип атаганнардыр; һәм хәзердә бакыр затлар, тимер затлар табыладыр икән, иске, кадимге нәрсәләр. Эрә суы белән җомычкалар, әдәм кулыннан чыккан нәрсәләр агып килгәнен күрсәләр, әйтәләр икән, анда да торучылар бар икән, дип. Иске заманда урманның аргы ягында авыл бар икәнен һәм белмәгәннәр, шулкадәр калын урман эчендә булгандыр. Хәзердә Бакырчы байтак зур авылдыр. Соңыннан төрле җирдән җыелып зурайганнар. Тәтеш өязендәге Бакырчының асылы бу Бакырчыдан чыккандыр.

Хәзердә Бакырчы зияратында кадимге бер бик иске таш бардыр, бу заманда бөтенләй уалып беткән. Әмма бакырчы зияратыннан аның тарихын язып алган Шырдан Габденнасыйр мулла, 1855 нче елда. Ул вакытта ташның язулары укылырлык икән. Габденнасыйр мулланың китабы янында язылгандыр ошбу сүзләр: «Бакырчы зияратында зиярат гаһе Мөхәммәд Чәләби, вафаты һиҗрәт тарихы берлән 939 да», янә икенче җиргә мәзкүр Габденнасыйр мулланың язып куйганы бар: «Бакырчы зиярәтендә хаҗи Мөхәммәдгали Чәләби, вафаты һиҗрәт тарихы берлән 939 нчы сәнәдә» дип; мәсихия тарихы белән буладыр 1522 нче елларда, Казан алынмастан элгәрерәк. Әмма без Кармышның Нигъмәтҗан мулла вә һәм бөрадәрем Габделкави мулла белән 73 нче елда барып ташны укырга һичбер вәҗһен тапмадык, чөнки таш тәмам уалып таркалып беткән, җиргә кергән кадәресе генә калган. Габденнасыйр мулланың язып куйган тарихына бинаән, ул Мөхәммәд Чәләби үлгәненә 351 ел буладыр.

Мәзкүр Габденнасыйр мулла сөйләшә торган иде, Бакырчы Динмөхәммәд мулла унынчы бабаларының сүзен бу көнге шикелле итеп сөйлидер, дип. Ләкин ул Динмөхәммәд мулла белән без мәҗлестәш була алмый калдык, без кечкенә чагында вафат булгандыр.

Мәзкүр Динмөхәммәд үзенең бабаларыннан риваять кылып сөйләр икән: Чуел өязендә хәзер дә Әҗбаба дигән чуваш авылы бардыр. Шул авылда Хаҗи Мөхәммәд Чәләби дигән адәм бар икән. Ул заманда Әҗбаба авылы мөселман булгандыр. Мәзкүр Мөхәммәд Чәләби шул авылда ничә еллар дәрес әйтеп, ахыры хаҗга барган. Хаҗдан йөреп кайтканда Истамбулда калып шөһрәт тоткан, солтанга мәгълүм кеше булган. Ул заманда Истамбулда солтан Сөләйман хан дигән адәмнең падишаһлыгы вакытыдыр. Солтан Сөләйман ул хаҗи Мөхәммәд Чәләбине Истамбулда бер мәдрәсәгә мөдәррис итеп куйган икән. Ничә еллар анда дәрес әйтеп, ахры «Хөббел ватан — мин әлиман» дип үзенең туган җиренә кайтмакны мәслихәт күреп, монда кайтып күрсә, авыл каралып, күбесе чуваш булып калганнар. Аннан соң ул Мөхәммәд Чәләби бу сәфәреннән йөреп кайткач, монда аны Хаҗи баба дип йөрткәннәр. Шул сәбәпле аның авылы Әҗе баба дип аталгандыр. Әҗе баба хаҗи бабаның мөхәррәфедер. Аннан соң үзенә авыру тигәч, үзенең якыннарына васыять кылган: мин үлсәм, мине Бакырчы зияратына илтеп күмегез — бу бәдбәхетләр каралып беткәннәр — тәнем чуваш авылында калмасын дигән. Аннан соң вафат булгач, Бакырчы зияратына китереп куйганнар, мәзкүр Хаҗи баба дигән адәм Истамбулда байтак дәрес әйтеп могътәбәр голәмадан булгандыр. Ничә тасниф кылынмыш китаплары бар, имеш, дип Динмөхәммәд мулла сөйлидер икән; әмма мәгълүм түгел. Истамбулда мөдәррис булып торганлык сәбәбле, чәләбилек дәрәҗәсен алгандыр. Чәләби бертөрле олуг дәрәҗә вә чинның исемедер.

Валлаһе әгъләм — «алла белә», «кем белә» мәгънәсендә.
Шәҗәрәсе — нәсел язуы.
Карип — якын.
Мәсихия — христиан дине, ел исәбе, ягъни милади.
Вәҗһе — юл, ысул.
Бинаән — караганда, нигезләнгәндә.
Хөббел ватан — мин әлиман — ватанга мәхәббәт — иманнандыр.
Дөхәррәф — бозылган, үзгәртелгән.
Могътәбәр — хөрмәтле.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1657 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz