Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » САБА ҺӘМ КАТМЫШ
САБА ҺӘМ КАТМЫШ | 21:33:53 |
САБА
Саба авылына бабайлар Казан янындагы Колык исемле авылдан килеп, Шайтан елга исемле авыл булган урынга килеп утырганнар. Шалашлар корып шунда торганнар. Яз көне су буйлап йомычкалар агып килгәнне күреп, үзләре янында авыллар барлыгын белгәннәр. Килеп утыручылар Мәмәт баба белән Шәрип баба исемле булганнар. Мәмәт баба башта килгән урынны ташлап, хәзерге Саба авылы урынына күчеп утырган. Ул нигез корган урын хәзер күпер янындагы тау башында булган, бер кырыеннан бик шәп чишмә дә агып тора. Мәмәт бабалар шалашлар ясап, анда агачтан савытлар кырып ятканнар. Шуннан авылга Саба исеме кушылган.
КАТМЫШ
Катмыш авылы Түбән Сөн авылыннан күчкән. Сөн кешеләре килеп суын эчеп караганнар да, суы бик каты икән, бу авыл Катмыш булсын дип исем куйганнар. Шыгым, Шыкма дигән бабайлар беренчеләрдән булып күчеп утырганнар. Әлтирүк дигән чукынмаган чуваш, бурлаклыктан Катмыш кешеләренә ияреп кайтып, Катмыш авылында өйләнеп, мөселманлыкка күчеп кала.
1720 нче еллар тирәсендә җиде пуҗым , көнчыгышка таба китеп, Мөслим районы Катмыш авылына нигез коралар. Акай да шушы Катмыш авылында туган һәм Мөслим Катмышын нигезләүче кешеләр белән булган. Әле дә безнең авылда «Ник кычкырасың, Акай явы чыкканмыни» дигән сүз бар. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1273 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|