Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » КАЗМА
КАЗМА | 20:54:44 |
Безнең авылны татар Мәмәтхуҗасыннан килеп утырган халык дип әйтәләр. Бер бабай: «Кая гына күчермәсеннәр, шунда утырам инде»,— дип килгән, ди, имеш. Арба күчәре зирек булган икән. Менә шушы урынга җиткәч, казылмага төшеп, күчәре сынган, ди. Шуннан калган инде ул Казылма дип атау.
Бу авылның татар Мәмәтхуҗасыннан килгәнен бер карттан ишеткән идем. Бу турыда берәр төрле язу күренгәне юк.
Бу авыл урыны чат урманлык булган. Моннан ерак түгел бер «Каен күпере» дип йөртелгән урын«бар, әле без белгәндә дә саз иде. Ул сазлыктан хатыннар ирләренә әбәт илткәндә, каенны кисеп, күпер салганнар, ди. Ул җир хәзер тигезлек, «Каен күпер» дип атап йөртәләр генә.
Шунда якында саз бар иде, шуннан түмгәкләрдән кереп, тәкәрлек йомыркасы җыеп чыкканыбызны хәтерлим әле мин. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 660 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|