Суббота, 11.05.2024, 22:11:36   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 29 » ТҮНТӘР
ТҮНТӘР
21:51:05
Түнтәр авылы — Татарстанда Казаннан йөз чакрым артыграк шимальдә зур гына атаклы авыл. Шәҗәрәсендә язылуынча, бу авылның беренче бабалары Янгол угыллары Янгырчы, Кушай, Кушандай, Күркә һәм Үкчи исемле алты туган Түнтәрдән ун чакрым шәрекътә мәшһүр Себер юлы өстендәге Янгол иле авылыннан бу урынга күчеп килеп урнашканнар.

Әүвәл вакытларда бу урыннарда кара урман булып, үзләренә җитәрлек урынны агачлардан әрчеп, өй-каралтылар ясап, бнш-алты йортлы кечкенә генә авыл төзегәннәр. Төзелүенә өч йөз илле еллар булырга кирәк. Авылның шәҗәрәсе соңгы вакыткача Хәсәнетдин Фәтхулла углында сакланып килгәндә, кемдер берәү карарга дип алып, шуның кулында шәҗәрә заигъ булган. Бу шәҗәрәдә мәзкүр алты бабадан үрчегән нәселләр соң елларгача языла килгәнгә, нәсел саклауда ул бердәнбер васыять булган. Бу шәҗәрәнең югалуы авыл өчен зур заигъатдан буладыр. Имде алты бабадан үрчегән нәселләр бу көндә мең душка җиткән.
Түнтәр авылы шул рәвештә урман эчендә корылып, як-ягы кап-кара урман булган.

Бу авылның Түнтәр дип исемләнүендә ике төрле риваять бар. Берсе, әүвәл заманнарда бу тирәдә урнашкан ар авыллары, татарларның үз араларына килүләрен теләмәгәнгә, сукалаган җирләрен кирегә аударып, болары исә яңадан уңайга түнтәргәнгә, бер-берсенә: «Түнтәрегез, түнтәрешегез»,— дип әйтеп, шуннан Түнтәр исеме булып калган дип сөйлиләр.

Икенче риваятьчә: Болар, башлап күчеп килгәндә, авылның хәзерге урыныннан ике чакрым түбәндәге урынга урнашканнар. Бу урындагы әле дә сәламәт вишин агачын шул заманнан калган дип әйтәләр. Бу урын, хәзерге урынга караганда, зур авыл урнашырга яраклырак. Монда урнашканда югары ягында авыл булыр дип уйламаганнар. Судан агып килгән чүпрәк шикелле нәрсәләрне күргәч, югарыда авыл булуын аңлап, югары таба эзләп барып, Күтәш дигән ар авылы күргәч, бу авылдан бер чакрым югары урынга күчкәннәр. Алар, үзләреннән югарыга татарлар урнашуын теләмәгәнгә, боларга комачаулык итеп, сукалаган җиргә сәнәкләрен кирегә аударып, болар янәдән уңайга түнтәреп, бер-берсенә түнтәрергә әйтешеп, шуннан Түнтәр исем булып калган, диләр. Авыздан-авызга сөйләнеп килгән бу сүзләр дәлил булып бетмәсә дә, шулай булуын гакыл ерак күрми.

Шималь — төньяк.
Шәрекъ — көнчыгыш.
Заигъ булган — югалган.
Мәзкүр — алда әйтелгән, күрсәтелгән.
Душ — җан.
Ар — удмуртларның элекке атамасы.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2038 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz