Воскресенье, 12.05.2024, 00:00:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 29 » КАРМЫШ
КАРМЫШ
21:11:57
Кармыш авылы — Чабаксар өязе. Бу Кармыш авылы хәзердә Чәнчас дигән чуваш авылы белән күршедер. Араларында бары чокыр гына бар.

Кармыш авылының асылы бик күптән түгелдер. 250 ел яки 300 ел чамасындадыр. Аның өчен хәзердә алты-җиде бабага чаклы Кармышның шәҗәрәсе мәгълүмдер. Кадим заман Тәтештә бер Кармыш баба дигән адәм булган. Шул Кармыш бабаның Тәтештә чагында ике углы бар икән. Үзенең бер Янгилде исемле углы белән, Тәтештән күчеп, монда килгәндер. Бер углы Заид исемле икән. Ул углы берничә заман Җуынчыда торган, аның нәселләре хәзердә Кошман авылындадыр; бәяны анда язылыр. Бу Янгилде дигән углының чын исеме Җанкилде исемле булгандыр, Янгилде дип йөрткәннәр.

Мәзкүр Кармыш баба, Тәтештән килеп, Чәнчас чувашларыннан бер өй салырлык урын сорап, монда йорт-җир торгызгандыр. Ничә елларга кадәр Тәтешкә барып-килеп йөргән. Тәтештә дә һәм монда да ашлык чәчәдер икән. Җәмәгатьләре күбрәк заман Тәтештә торганнардыр. Аннан соң Кармыш бабаның балалары күп булгач, монда өйләнгәннәр, хатын алганнар. Ул чагында чукынмаган чувашлар булган, һәркайсы углына Чәнчастан чуваш кызларын алып биргән. Балалары җәмәгатьләре белән үрчеп күбәйгәч, һәркайсы үз алдына йорт-җир торгызганнар. Чувашлар җир һәм биргәннәр. Кармыш авылының асылы шуннандыр.

Чәнчас белән Әлмән авылы Кармыш баба килеп урнашмастан элгәре байтактан бар икән; кадимге иске авыллардыр. Кармыш баба монда күчеп киләсе булгач, ничә җиргә ятып йоклап караган, кайда йокласа да, төшендә әнваг хәшәрәтләр күргән. Янә Әлмән белән Кармыш арасында кырда йоклап караган, һәрничек моннан хәерле урын тапмаган. Болар бары да Ишмөхәммәд мулла дигән адәмнән риваять кылынгандыр.

Менә Кармыш бабаларының шәҗәрәсе (Кармыш бабадан Янгилде балаларыннан таркалгандыр): әүвәл Актәби, аның углы Арыслан, аның углы Габдерәхим, аның углы Мөрсәлим мулланың углы Нигъмәтулла мулла, аның углы Мөхәммәдвәли, аның углы Нигъмәтҗан...

Мәзкүр — алда күрсәтелгән, телгә алынган.
Әнваг — төрле.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3429 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz