Воскресенье, 12.05.2024, 12:37:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 29 » КҮЗКӘЙ
КҮЗКӘЙ
22:04:17
Хәзерге көннәрдә сабантуе үткәрелә торган мәйданның төньяк-көнбатышында зур гына һәм шактый тирән бер күл булган. Урманнар һәм әрәмәлекләр белән чолганып алынган шул күлнең көньяк яры буена, Чулман суының аръягыннан, хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылы тирәләреннән, чама белән мең алты йөзенче еллар тирәсендә дүрт гаилә килеп, хуҗалык корып урнашканнар.

Күчеп килү белән урман төпләп җир әзерләргә керешкәч, килгән кешеләрнең өлкәнрәге чыбыкка эләктереп бер күзен чыгарган. Шуннан ул: «Күзкәем! Харап булды күзкәем!»—дип сөрән салган. Шуңа авыл исемен дә Күзкәй кушканнар.

Күзкәй авылы башланып киткәнче үк, ул урнашкан урындагы күлнең һәм инешнең каршыдагы ягында, хәзер Малтабар авылына таба якта, кешеләр яшәгән булырга тиеш. Яңа Байлар басуындагы хәзерге көндә дә сөрелми калдырыла торган иске каберлек урыны булу шуны раслый. Ул каберлекнең түбәнге өлешен электәрәк «Чирмеш зираты» дип йөртәләр иде, күрәсең, бу тирәдә марилар да яшәгәннәр. Алар Күзкәй авылында да булганнар, соңыннан татарлашканнар.

Октябрь революциясенә кадәр, күп кенә авыллардагыча, Күзкәйдә яшәүчеләрнең дә хокуксыз өлеше — «типтәре» булган. Типтәр кешеләре җирсез, болынсыз булганнар, булса да чокырлы-чакырлы, ташлы һәм аз уңдырышлы урыннардан гына булган. Типтәр кешеләренең хуҗалык урыннары биш-алты сотыйдан артмаган. Алар һөнәрчелек белән көн иткәннәр: балта осталары, пычкычылар, тимерчеләр, калайчылар, чалгы-пычак ясаучылар, самовар төзәтүчеләр, көнлекчеләр һ.б.

Типтәр сүзенең килеп чыгышына карата электәрәк картлар арасында мондый сөйләм йөри иде:
Имеш, каяндыр килеп үз белдекләре белән җир чистартып, авыллар төзеп урнашкан кешеләрне бервакыт исәпкә алу һәм патша хөкүмәтенә тугрылыкка ант иттерү башланган. Патша хөкүмәтенә тугрылык һәм буйсыну билгесе — тәрегә баш ору булган. Мир җыенына җыйналган халыкның бер төркеме үзе вәкил итеп сайлаган кешесенә: «Тип тәресенә!»— дип кычкырган. Теге йөгереп барган да тәрене тибеп еккан — шуннан «типтәр» башланып киткән, имеш.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 4123 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz