Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » СӨЛӘЙ
СӨЛӘЙ | 22:15:58 |
Моннан өч йөз еллар элек Минзәлә елгасы буендагы Теләнче авылыннан бу якларга дүрт кеше килеп утырган. Алар Әлмөхәммәт, Сөләйман, Нәдершаһ һәм Исмәгыйль исемле булганнар. Монда килгәч, бу тирәдәге җирләрне үзара бүлешкәннәр. Әлмөхәммәткә хәзерге Әлмәт җирләре, Нәдершаһка хәзерге Нәдер авылы һәм Зәйнең сулъягындагы җирләр, Сөләйманга хәзерге Сөләй җирләре, Исмәгыйльгә хәзерге Кама Исмәгыйле җирләре тигән. Бу авыллар башлап нигез салган шушы кешеләрнең исемнәре белән аталып йөртелә башлаганнар.
Сөләй авылына баштарак Урал ягыннан башкортлар килеп төпләнеп калганнар. Мәсәлән, бу авылның Төхвәтуллин Нигъмәтулла, Сабитов Ногман, Гыйззәтуллин Шәйхелислам бабайларның бабалары Урал ягыннан күчеп килгән башкортлар булганнар. Соңрак бу авылга Казан ягыннан татарлар да күчеп килгән. Кешеләр тирә-яктагы калын урманнарны кисеп төпләгәннәр һәм сөреп чәчү җирләренә әйләндерә барганнар. Элек халыкның төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 873 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|