Суббота, 11.05.2024, 11:03:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 29 » ШӘЙХЗАДӘ
ШӘЙХЗАДӘ
21:23:12
Казан ханы Минзәлә ягында яшәүче Нугай ханына бара торган нугай юлының нәкъ үзәгендә Чаллы шәһәрен төзегән. Нугай юлы дип йөртелгән бу тирәне нугайлардан саклау өчен төзелгән шушы шәһәргә хан бер кешесен би итеп куйган.

Берникадәр вакыттан соң, Чаллы шәһәре үскән, баеган, кеше саны арткан. Шуңа күрә биләрнең берсе — Хаҗи яисә Гази Гәрәй — Казаннан аерылырга уйлаган, үзен мөстәкыйль хан дип игълан иткән. Берничә ел үткәч Чаллының ханы булып Хафиз Гәрәй утырган, аның заманында Казан белән көчле сугыш башланган. Сугышның икенче елында Казан ханы Чаллыны алган, талаган һәм нигезенә хәтле җимергән. Хафиз Гәрәй, үзенең гаиләсе белән, Бохарага качкан.

Җимерелгән шәһәр халкының байтагы Хафиз Гәрәй белән киткән, башкалары яңа урынга күчкән. Тик бер өлеше генә җимерелгән нигездә калган. Бу урын хәзер дә Би йорт яисә Иске йорт дип атала. Шәйхзадә карт нәселе белән элекке шәһәрдән көнбатыштарак, чакрым ярым ераклыкта бер исемсез елга буенда яңа авылга нигез салган. Аны Шәйхзадә картның исеме белән, Шихазда дип атаганнар. Инде хәзер юкка чыккан авылның эзләре Котлыбүкәш авылыннан Көчек авылына бара торган юл өстендә, исемсез елга ярында күренә. Шихазда янындагы юлның ике ягында борынгы, сөрелмәгән зират сакланган, анда хәзер дә кабер чокырларын чамалап була.

Икенче карт Би-Әмир (Пимер) Чаллы шәһәреннән көньяк-көнчыгышка дүрт чакрым ераклыкка киткән һәм, үзенең туганнары белән, урман эчендәге аланда, кечкенә елганың ярында урнашкан. Шулай итеп, ул нигезләгән авыл да, аның янындагы елга да картның исеме белән Пимер дип атап йөртелә башлаган. Пимер елгасы буенда, бүгенге көнгә хәтле борынгы Пимер авылының ачык эзләрен күрергә була. 1875 елда бу урынны сөрә башлаганнар, шуңа чаклы биредә казна печәнлеге булган.

Бу авыллар төзелгәннән соң, күпмедер вакыт үткәч, каяндыр күчеп казаклар килгән һәм хәзерге Казаклар авылы урынына урнашкан. Алар Иске Йорт, Шихазда, Пимер* халкын җәберли башлаганнар. Үзара киңәш тоткач, бу өч авыл халкы, Казан юлы буйлап алтмыш чакрымга күчеп, Мишә елгасы буенда урнашкан һәм шул ук исемдәге авылларны нигезләгән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2357 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz