Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » ЧАЛМАНАРАТ
ЧАЛМАНАРАТ | 22:10:42 |
Чалманарат авылы исеме авылның төньягында үсеп утырган чалмага охшаган наратлардан алынган, диләр. Буыннан-буынга килгән исәпләр буенча, авылга өч йөз еллар элек нигез салынган.
Торалы исемле кеше Бүләр Түбә дигән җирдән хәзерге Чалманарат авылыннан бер-ике чакрым чамасы көнчыгыштагы Печмән елгасы буена күчеп килгән. Тирә-ягы урман булган. Ерткыч хайваннар йөдәткәч, Торалы нәселе Ямалы ягына, соңыннан хәзерге Чалманарат урынына күчкән. Авылның Шәбез елгасының уң ярына урнашкан өлеше үзе бер авыл булган. Ул Җәләй Түбә дип аталган. Соңыннан Чалманарат дип кушканнар. Торалы нәселеннән Искәндәр, Исәргән, Габдрәшит, Фәтхетдин, Шәйхетдин, Шәрәфетдин, Таҗетдин, Хатыйп (хәзер дә исән) исемнәре билгеле.
Борынгы заманда авыл кешеләре аучылык, терлекчелек, соңрак игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Алар сугышларда да катнашкан булырга тиеш. Чөнки Торалының уналты походта булуын искә алып сөйлиләр.
Чупанай Түбә кешеләре — башкорт һәм типтәр дигән төркемнәргә, ә Җәләй Түбәдәгеләр — вотчинникларга һәм пропущинникларга бүленгәннәр. Типтәрләр һәм пропущинниклар җирсезлектән интеккән.
Вотчинниклар — элекке Башкортстан территориясендә җир биләүчеләр сословиесе.
Пропущинник — русча "пропускать" — "җибәрү", "көртү" сүзеннән. Элекке Башкортстан территориясендә читтән, башлыча Татарстаннан күчеп килеп вотчинниклар җиренә договор нигезендә урнашкан крестьяннар сословиесе. Җир өчен алар вотчинникларга оброк һәм дәүләткә ясакның бер өлешен түләргә тиеш булганнар. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 960 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|