Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 29 » АРБОР
АРБОР | 21:44:16 |
Арбор авылы моннан дүрт йөз еллар чамасы элек, XVI гасыр урталарында барлыкка килгән. Авылга беренче булып күчеп утыручылар Мәмсәдән, Кенәрдән, Бәләбәй өязеннән, Алатырдан булганнар. Алар хәзерге Садыйков Гайнаннар йорты янына утырганнар. Ул — шулар нәселеннән.
Бу вакытларда Арборның тирә-ягы сазлыклар белән капланган куе урман булган. Килеп утырган кешеләр, урманны чистартып, йортлар салганнар. Елгадан йомычкалар агып килгәнне күрәләр дә, елга буйлап менеп, Садыйк посадкасыннан астарак бер төркем мари халкын очраталар.
Элек Арбор авылы төрле исемнәр белән йөртелгән: авылның бер очы «Мөниңгер», Ашрапов Ногман абыйлар тирәсендәге Дүрткүл хуҗалыгы — «Мещан», Рәхмәтуллин Сөнгать абыйлардан соңгы өлеше «Бикбулат» дип аталган. Бикбулатта башка чыгып күчкән кешеләр яшәгән. Алар Арбордан күчкәннәр.
Хәзерге вакытта авылда өч зират бар: Арбор, Мөниңгер һәм Бикбулат зиратлары. Арбор авылы кешеләре Мөниңгерләргә, Мөниңгер кешеләре, үз чиратында, Бикбулатларга үзләренә күмәргә рөхсәт бирмәгәннәр, шуңа күрә өч зират барлыкка килгән.
Мөниңгер авылы элек үзе аерым авыл булган. Аның җире Үтәгән дигән кешегә патша тарафыннан бүләк ителгән икән. Үтәгән үз заманының күренекле кешесе саналган. Казан ханы янына җыелышларга йөргән. Анда баргач хан кызының иптәше Хәнәфә белән танышкан. Соңыннан шул кызга өйләнгән. Үтәгән кушаматы аңа ниндидер бер хәрби задание үтәгән өчен бирелгән икән. Шуның өчен патша аңа биш йөз гектар чәчүлек, биш йөз гектар урман, биш йөз гектар болын җире биргән, имеш.
Посадка — утыртылган агачлар, урман. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1050 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|