Суббота, 11.05.2024, 16:42:33   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 3 » КҮЧЕМ ХАН
КҮЧЕМ ХАН
21:17:34
Ермактан җиңелгәч, Күчем Тара елгасына качкан. Бу елганың тамагы янында яшәгән татарлар ханнары каршына җыелганнар. Күчем аларга үз хәлен аңлаткан, ярдәм copaган, әгәр инде ярдәм итә алмасалар, сүзен тыңлап, Бохара кулы астына күчәргә әйдәгән. «Тизрәк күчеп китәргә кирәк, бүген-иртәгә урыс Тара тамагына басып керәчәк, шәһәр корып, бетен татарларны буйсындырачак»,— дигән.

Татарлар бу сүзләрне ишеткәч: «Торып торыйк әле»,— дигәннәр. Алар, моңа хәтле бернинди хәвеф-хәтәрсез яшәгәч, киләчәктә дә шулай булуын өмет иткәннәр. Күчем артыннан барырга да, Бохара кулы астына күчәргә дә теләмәгәннәр. «Торып торыйк» дип җавап биргәнгә, Күчем аларны «торалы» дип атаган. Бу татарларны бүгенгә хәтле шулай торалы дип йөртәләр.

Күчем Тара буйлап өстәрәк яшәгән аялы татарларына килгән. Аялылар ханга болай дигәннәр:

— Без сунарчылык белән көн итәбез, урманда корып куйган аяларыбыз бар, аларны ташлап китә алмыйбыз.

— Монда калып харап буласыз, юкка гына сезне үз-үзләрен үтерүче дип атамыйлар икән,— дигән Күчем.

Кузенев авылында сөйләшәләр болар. Күчем моннан көньякка таба — үзенең икенче башкаласы Тантурга, бараба татарларына юл тоткан. Алар башлыгы Буян би* Күчемне олылап каршы алган һәм төрле аймакларга, хәтта Каен, Тибес авылларына да атчабарлар җибәргән. Бөтен Бараба җыелган. Күчем барабалыларга да үзенең сүзен әйткән, әмма боларның җавабы да кыска булган: «Бара тор — бараман ». Күчем, аларны күндерергә тырышып, йә аңа хәзер үк ярдәм итәргә, йә аның белән Бохарага китәргә үгетләгән. Дошманның, армый-талмый, эзгә басып килүен әйткән. Әмма халык: «Бараман, бараман»,— дип тагын да ныграк шаулаган гына. Шуннан Күчем болай дигән:

— Бараман, бараман! Юкка гына сезне барама димәгәннәр. Әмма киләчәктә сезне «каһәр суккан барама» дип йөртерләр.

Күчем, Бараманы каргап, болай дигән:

— Хатыннарыгыз кысыр калып, илегез корыгыры! Ук белән кырга, тозак белән урманга барсагыз, сездән җәнлек качсын! Кош эләкмәсен! Күлләрдә җәтмәгезгә балык кермәсен! Болыннардагы, көтүлекләрдәге хайваннарыгызны үләт кыргыры! Күлләрегезне мәңгелек черек һәм сасы бассын! Шуннан агуланып, йөзләп кырылсагыз иде! Тирмәләрегез дә бушап калсын! Хәерчелек гомерегезне кыскартсын!

Буян би исә Күчемнең халыкны юкка гына каргавын әйткән, чөнки аның таләпләре артык зур һәм аларны тиз генә үтәү кыен булуын, башта халыкны әзерләргә, шуннан соң гына эш итәргә кирәклеген аңлаткан. Күчемнең ихтыярын үтәячәгенә ант эчкән. Күчем, аңа үзе артыннан барырга кушып, Тантурдан китеп барган.

Сөйләшү шулай гына бетсә дә, Күчем өметсезләнмәгән, ул, аялыларга барып, яңадан бәхет сынап карарга булган. Улы Галине аялылар арасыннан кеше җыярга җибәргән, барабалыларның да ярдәмгә киләчәген әйтергә кушкан. Үзе исә, Кече Торадагы зур булмаган чирүен алып, Кара Утрауг юнәлгән. Тиздән шунда ике мең аялы килгән — Гали үзенең йомышын шактый әйбәт үтәгән.

Кара Утрауда Күчем ике елга якын торган, утрау тирәли үр өйдергән, чокырлар казыткан, кала ясаткан. Шуның өстенә ул үз кешеләрен сугыш һөнәренә өйрәткән, буш вакытта ауга йөргән. Бу тирәдәге урманнар төлкегә, бурсыкка бай булган.

Хәлләр Күчем әйткәнчә булып чыккан: Тараның Иртешкә койган җирендә урыслар чыннан да шәһәр төзегәннәр. Шунда ук торалы, аялы татарларын үзләренә буйсындырып, Күчемнең кая урнашканын белгәннәр дә, кичекмәстән Кара Утрауга юл тотканнар.

Урыслар белән сугышканда Күчемнең гаскәрне икегә бүлү гадәте булган. Аның бер өлешен ул әйбәт ныгытылган корылмада, ә икенчесен алардан шактый еракта — начаррак ныгытылган урында урнаштыра икән. Кара Утрау янындагы сугышта да ул шулай эшләгән. Буян би ярдәмгә алып килгән шактый зур чирү белән үзе арттарак торган. Берәүләр риваять итүенчә, Буян би биш йөз барабалыны алып килгән һәм Тантурдан киткәндә шәһәрне, урыслар кулына эләгеп, аларга барабаны яуларга таяныч булмасын дип җимереп киткән. Икенчеләре исә: «Буян би заманында Тантур әле булмаган. Ул анда түгел. Кече Калада яшәгән, Күчем дә, ярдәм сорап, шул калага килгән»,— дип сөйлиләр.

Кара Утраудагы каты сугыш Күчем файдасына булмаган. Кала яулап алынган, җимерелгән, андагы татарлар әсирлеккә төшкән. Әмма чирүе белән сугыш урыныннан күп чакрымнар читтәрәк торган Күчем исән калган.

Кара Утрау янындагы сугыштан соң барабалылар урысларга буйсынырга булганнар. Сылтавы да табылган: «Күчем безнең динне санламый, безне мөселман ясарга итә»,— дип, Күчемне гаепләгәннәр. Илчеләр сайланган, алар Тарага барып ант иткәннәр. Бу ант буенча барабалылар үзләрен, җиңелгән халык итеп түгел, ә бәлки урыс кул астына үз теләге белән күчкән итеп саныйлар.

Әмма урыслар бу антка ышанмаганнар һәм, барабалылардан нинди дә булса мәкер булмагае дип, икенче елның язында ук Барабага яу чапканнар. Яуда йөргәндә урыслар бар җирдә дә буйсыну күргәннәр, тик бер кечкенә Тунус* каласында гына аларга бераз каршылык күрсәткәннәр. Шул ук елда Көнбатыш Бараба тулысынча буйсындырылган.

Икенче елны урыслар калмык тайшасы кул астында булган Көнчыгыш Барабаны да яуларга уйлыйлар һәм моны җиңел генә эшлиләр дә. Бу болай була: урыс кул астына күчүгә каршы булган мондагы калмыклар халыкны калмыкларга ясак түләп, русларга түләмәскә котырта башлаганнар. Калмык тайшасы да Көнчыгыш Барабадан шуны таләп иткән. Бу исә шунда ук Күчемгә билгеле булган. Элек Бохарага качарга җыенса, инде ул кире якка — Көнчыгыш Барабага китүне кулай дип тапкан. Күчем биредә татарлардан бер урда җыярга исәпләгән. Шулай ук ул Буян би, бигрәк тә калмык тайшасының ярдәменә дә исәп тоткан. Чаны күлен әйләнеп узып, Күчем Чай аймагына килгән, һәм, чыннан да, үзе тирәсенә зур чирү җыйган. Боларның яртысын Уба күле янында калдырган, икенче яртысын Кираса елгасына җибәргән. Әмма Көнчыгыш Барабада аңа бәхет елмаймаган. Чирүе бөтенләй тар-мар ителгән, гаиләсе әсирлеккә төшкән, үзе көч-хәл белән качып котылган. Күп вакыт та үтми Күчем үлгән.

Бараман — барабыз, барырбыз.
Тайша — калмык князе.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1738 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz