Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 3 » ЯХШЫЛАР
ЯХШЫЛАР | 20:55:58 |
Әүвәл заманда бу якларга Бохара тарафыннан өч йөз алтмыш шәех килгән. Башта алар, барысы бергә йөреп, биредәге халыкны дингә өндәгәннәр. Ләкин ислам кабул итүчеләр бик аз булган. Элек биредә курчакка, утка табынучы, иштәккә охшаш халык яшәгән. Шуннан соң шәехләргә киңәш биргәннәр: «Сез бергә йөрмәгез, аерым-аерым йөрегез, халык арасында яшәгез, шулай итсәгез, алар дингә тизрәк күнәрләр»,— дигәннәр.
Болар шулай эшләгәннәр, аерылышып, таралып киткәннәр. Шуннан соң биредәге халык, боларның әзлегеннән файдаланып, аларны үтерә башлаган: кайсын Иртешкә, кайсын сазга батырган, кайсын чапкалаган. Күләт* авыл зиратына күмелгән Әбүлхаликъ яхшының да гәүдәсе юк, диләр. Бары бер кулы, биш бармагы белән уч төбе генә бар, диләр.
Соңрак, ислам дине кергәч, үтерелгән шәехләрнең гәүдәләре җыеп күмелгән. Халык арасында аларны «Яхшылар» дип атау гадәткә кереп киткән.
*Күләт - Төмән өлкәсенең Вагай районындагы авыл. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 667 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|