Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 3 » КУРДАК, ТОРАЛЫ, АЯЛЫ ҺӘМ БАРАБА ИСЕМНӘРЕ
КУРДАК, ТОРАЛЫ, АЯЛЫ ҺӘМ БАРАБА ИСЕМНӘРЕ | 21:11:38 |
Безнең ханыбыз, Күчем хан, шәһәрдән гаскәре белән килеп, Умбыда торган, аннан соң Тубылда торган. Күчемгә ияреп йөреп хезмәт кыла торган бер урыс булган, аты Ярмак икән. Шул йөри торгач Күчем ханнан сораган:
— Сезгә шул чаклы хезмәт кылдык, инде безгә җир бирсәң иде.
Күчем хан әйткән:
— Күпме кирәк сиңа? — дигән.
Ярмак әйткән:
— Миңа күп җир кирәкми, үгез күненең өлкәнлеге җир бирсәң, миңа җитә, — дигән.
— Күчем хан вәгъдә кылып, «бирәм!» — дигән.
Шуннан соң Ярмак үгезнең тиресеннән тасма телгән, алып килгән, аннан ары түгәрәкләп салган аны. Шуннан соң Күчем ханга килеп әйткән:
— Моның чаклы җир бирерсеңме?— дигән.
Күчем хан әйткән:
— Күп булса да, вәгъдә кылгач бирим!
Биргән бу җирне. Ярмак бер ел торган, икенче елында үзенең җиренә кайткан, «кеше чыгарамын» дип. Күп урыс кешесе бу Ярмакка бирелгән җирдә торган. Кешеләре күбәйгәннән соң хак биреп кеше эшләткән. Күчем хан арзан биргән, Ярмак кыйммәт биргән. Кешеләр әйткән:
— Ярмакка эшлибез, ул кыйммәт бирә, Күчем хан арзан бирә.
Ярмакның кешеләре елдан-елга күбәйгәннән соң Күчем хан китмәк булган. Бер гаскәренә әйткән:
— Безгә монда торырга ярамый.
Шулар әйткән:
— Без курды көтәбез, аны карап килик,— дигән.
Күчем хан әйткән:
— Сез минем белән бармыйча, курды көтсәгез, сезнең атыгыз инде курдак булсын!
Алар үз җирендә калдылар. Күчем хан тагын бер гаскәренә әйткән:
— Китик! Бу җир безгә торырга ярамый!
Алар әйткән:
— Без бераз тора торыйк!
Хан әйткән:
— Тора торсагыз, сезнең атыгыз инде торалы булсын!
Күчем хан тагын бер гаскәренә әйткән:
— Китик! Бу җир безгә ярамый.
Алар әйткән:
— Безләр аял кылабыз!
Хан әйтте:
— Сезгә аял кирәк булса, атыгыз аялы булсын!
Тагын бер гаскәренә әйткән:
— Китик! Безгә бу җир торырга ярамый,— дигән.
Алар әйткәннәр:
— Сезләр бара торыгыз, безләр җитәрбез!—дип.
Хан әйткән:
— Сезнең атыгыз бараба булсын!
Шулай әйтеп китеп барган, сартлар* аның белән бергә киткән.
Курды — бәртәс (русчасы — язь). Аял (ая) — борынгы ау коралы (самострел). |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1690 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|