Суббота, 11.05.2024, 10:27:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 3 » БАРАМ КАРТ ЫРУЫ
БАРАМ КАРТ ЫРУЫ
20:41:22
Борынгы заманнарда көн ягы илендә Барам исемле карт яшәгән. Беркөн аның төшенә тәңреләрнең берсе иңгән дә болай дигән: «Бар, Барам, төн ягына. Син анда җәнлеге, кошы, балыгы мул бай ил табарсың».

Барам тәңреләрен, халкын, хатыннарын, балаларын — барын җыйган да, шул илгә китеп, Иртеш белән Обь арасына — Васюган сазлыгы белән Абышкан күле янына урнашкан, шунда үзенең тирмәләрен корган. Барамның унбер улы булган: Келем, Угуй, Узук, Тунус, Лүбәр, Турае, Карган, Кирчак, Чой, Тәрәнә, Барам.

Үлем вакыты җиткәч, Барам карт улларын чакырып алган да әйткән: «Илне, үз саныгыз буенча, унбер аймакка бүлегез, биредә сезнең унбер буыныгыз яшәсен».

Балалары илләрен әтиләре хөрмәтенә Бараба дип атаганнар. Илне үзара шулай бүлгәннәр: Келем үзенең ыруы белән Тартас елгасының түбәнге ягына урнашкан, Тунус — Тара суы буенда урманда яшәп калган, Угуй үз тирмәләрен Угуй белән Үзуңур күлләре янына корган. Аннан ерак түгел Лүбәй күле буена Лүбәр урнашкан. Күп санлы ыруның башлыгы Тураска Изәс белән Кама елгалары арасындагы урын ошаган. Аз балалы Карган — Тартас елгасының урта агымында утырган, ә Кирчак — Кырчык күленә — Кама суының югары очына киткән. Чой, тагын да ераграк узып, Уба күле буена утырган. Илнең иң ерак кырына, Каргат күле буена, үз тирмәләрен Тәрәнә корган. Кече ул Барамны әтисе дә, абыйлары да бик яраткан. Аңа әтисе нигезе Олы Барам бирелгән. Бу җир, Ом суының урта агымында булып, Тандау күленә хәтле барып тоташкан.

Тәңреләр — мәҗүсиләрнең алла итеп табына торган потлары, санәмнәре.

Тартас, Тара, Изәс, Кама, Ом — Көнбатыш Себердәге кечкенә елгалар.

Угуй, Үзунур, Лүбәй, Кырчык, Карагат, Тәрәнә, Тандау — шундагы зур булмаган күлләр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2467 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz