Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 3 » ЧИНГИ
ЧИНГИ | 20:52:15 |
Күп еллар әүвәл, Иртешкә коя торган Ишем елгасы буенда чыгышы белән нугайдан булган Он исемле бер татар ханымы, бигеме яшәгән. Ул Иртеш, Тубыл, Тура татарларын гына түгел, тирә-яктагы вогул һәм иштәкләрне дә кул астында тоткан. Бервакыт аңа буйсынган Чинги баш күтәргән — Онны үтереп, барлык татар ыруларына хан булган. Үтерелгән ханның балигъ булмаган улы Тайбуга качып котылган. Ул күп җирләрдә каңгырып йөргән. Ниһаять, Чинги аның эзенә төшкән һәм, әгәр дә буйсынып, сараена килсә, Тайбугага карата рәхимле буласын вәгъдә иткән. Тайбуга моңа риза булган, шуннан соң Чинги сараенда кадер-хөрмәттә генә яшәгән. Чинги аңа әтисенең мирасы булган биләмәләрнең байтак өлешен кайтарып биргән, аны зур гына бер гаскәрнең башлыгы итеп куйган, Тайбуга алар белән үз иленә хезмәт итәргә тиеш булган.
Тайбуга, Обь елгасы буенда яшәгән иштәкләргә берничә кат яу чабып, аларны ясак түләргә мәҗбүр иткән. Соңыннан Чингидән үзенә аерым җир сораган. Рөхсәт булгач Тура елгасы буенда, хәзер Төмән шәһәре урнашкан урында, үзенә җир сайлап алган. Ул анда шәһәр салган һәм аны Чинги хөрмәтенә Чингидин дип атаган. Шунда картайганчы тыныч кына яшәгән, мирасын да үз ыруына калдырган.
Он — легендар шщхес, Себер елъязмалары буенча Себернең беренче ханы. Кайбер елъязмаларда Он-Сом хан, Иван дип бирелә.
Вогул — манси халкның элекке исеме.
Иштәк — хантыларның элекке исеме.
Чинги — Себернең легендар ханы, кайбер тарихчылар, мәсәлән Г.Ф. Миллер, С.В. Бахрушин Чинги белән Чыңгыз хан арасында параллель үткәрәләр.
Тайбуга — ыру башлыгы, Себер ханнарының Тайбуга династиясен башлап җибәрүче дип уйланыла.
Чингидин — Төмән шәһәренең элекке исеме. XIII гасыр ахырыннан 1586 елга хәтле Чинги-Тора (Чинги каласы) дип йөртелгән. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 994 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|