Суббота, 11.05.2024, 14:00:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 3 » ӘХМӘТГӘРӘЙ ХАН
ӘХМӘТГӘРӘЙ ХАН
21:03:33
Борынгы заманда Томда Әхмәтгәрәй хан булган. Ул үзенең хатынын сатып алган колына биргән. Гәрәй ханның кайнатасы, моны ишеткәч, бик ачуланган. Киявен исертеп, ат койрыгына салган. Гәрәй хан өч көн ат койрыгында йөргән, исән калган. Кайнатасы, аны күреп, табаны белән йөзенә басарга теләгәндә, Гәрәй хан:

— Басма, кяфер! — дигән.

Кайнатасы басмаган. Аннан «гөнаһысы бетте» дип, киявен ычкындырырга теләгән.
Кайнише атасына әйткән:

— Җибәрмә аны! Ул олы батыр икән, ычкындырсаң, үз йортыңны бетерер.

Атасы улының сүзен огып Гәрәй ханның башын чаптыртты, үтертте. Гәрәй ханның урынына Күчем хан калды, Күчем хан унике яшендә калды. Вакыт җиткәнче аның урынында Богай Солтан халыкны тотып торды. Вакыт җиткәч, Күчем хан патша булды. Том җирен яратмады Күчем хан:

— Монда оро-чокыр күп, мал егылса үләр, бала егылса үләр, аннан күчик,— диде.

Җәмәгать белән мәслихәт кылып күчтеләр. Томнан Тубылга* күчкәндә Күчем хан Барабада торган кешеләргә әйтте:

— Җирегез яман монда. Безнең белән кушылып китегез! Тубылга барып торыйк.

Барабада торган халык ханның сүзенә күнмәде:

— Күчегез, без артыгыздан җитәрбез. Безнең монда көтә торган йезе — ау калды, аны аласыбыз бар,— диде.

Күчем хан:

— Тиз җитегез!— дип, чыгып китте, алар калдылар. Тубылга барып, шәһәр кылып торды. Бараба халкының үз җирендә калганын белеп, Күчем хан әйтте: «Килең!» Халык бармады. «Алар бараба булсын»,— дип, ат куеп китте. Ул чактан халкыбызның аты «бараба» булды.

Күчем хан Тубылда берничә вакыт торды. Урыс җиреннән, патшадан качып, өч угры килде. Аларның башлап йөргән кешесенең аты Ярмак* булган. Ул Ярмак Күчем ханга килде. Боларның телен һичкем белмәде, урыслар аларның телен белмәде. Алар күп торганмы, аз торганмы — телне аңлап белделәр.

Ярмак ханга килде, әйтте:

— Күчем хан, миңа бер бога тиресе зурлыгы җир бир,— диде.

Күчем хан солтаннарын, яхшыларын җыйды, алардан мәслихәт сорады. Яхшылары әйтте:

— Бер бога тиресе киңлеге җир күп булмас, анча җир бирик! — диде.

Ярмак бер бога тиресе алды, аны нечкә җептәй телде, түгәрәк сызды, алдап-ялдап, күп җир алды.

Ханның боерыгы белән кешеләр чыгып карадылар:

— Кяфер,— диделәр,— күп җир алды.

Хан әйтте:

— Ул күп җир түгел, җиребез монда күп, үзебез бирдек, инде тавыш булмасын.

Ярмак сука ясады, барана ясады, черетмә җир сөрде, арыш чәчте. Чәчкәч, урыслар китте. Икенче елда урыс килеп, арышын урып алды, урып алып, клад куйды . Өченче ел да килде.





Том — Көнбатыш Себердәг Томь елгасы һәм Томск шәһәре.

Әхмәтгәрәй — Күчем ханның туганы, берничә ел Себер ханы булып тора.

Күчем хан — Себернең соңгы ханы (1563-1601). Чыңгыз ханның оныгы Шәйбан нәселеннән.

Тубыл — Көнбатыш Себердәге Тубыл елгасы һәм Тобольск шәһәре.

Ярмак — казак атаманы Ермак Тимофеевич. 1581 елда Себергә поход башлаган, 1585 елда үлгән.

Огу — тыңлау.
Йезе — озын, нәзек чыраларны төзеп бәйләгән ау коралы.
Бога — үгез.
Барана (борона) — тырма.
Клад кую — складка (амбарга) салу.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 5271 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz