Воскресенье, 12.05.2024, 15:15:50   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 22 » ӘҖӘЛЕ
ӘҖӘЛЕ
21:59:41
Хәзердә Әҗәл һәм икедер: берсе татар Әҗәлесе, янә берсе урыс Әҗәлесе. Ул Әҗәл мулласының углы атасыннан риваять кыладыр, ул риваять кыладыр икән шул Әҗәлнең Ишем мулладан: бу авыл Әҗәл яки Әҗәле дип аталуның сәбәбе шулдыр — бу авылга иң әүвәл килеп урнашкан кешенең исеме Хаҗ Гали дигән кеше икән, Хаҗ Гали дигән кешене кыскартыбрак Аҗәли йөрткәннәр, шуннан Әҗәле булып калгандыр. Ул Хаҗ Гали исемле адәм, алты кеше белән Болгардан килеп, авыл булып утырганнар.

Бу кешеләр элгәредән үк Болгардан килеп монда сату итәләр икән. Болгардан тире-яры алып килеп, монда киндергә кызыл мал алышып китәләр, Казан ханлыгы заманында Үтәк каласында ярминкә буладыр икән. Бу Әҗәле авылы бик күптән бардыр. Моңа гуаһлык бирәдер: Әҗәл зиярәтендә бер таш бар, язылганына дүрт йөз елдан артык. Без Әҗәле мулласы һәм бөрадәрем Габделкави белән барып әүвәл бик яхшы тикшереп укыдык. Ташның бер кырыенда калган язуы бары: «Талибед-дөнья вәл-мәүти мотыйәтен» («Дөнья куу — әҗәлгә атлану” дигән мәгънәдә) дигән сүз генә калган. Икенче кырыендагысын укырлык түгел. Ташның йөзенә язылганы башында — ахырында язуы беткән; таш ярылып төшкән. Урта җирендә калганы ошбудыр: «Тарих сикез йөз сиксән алтыда Чура углы Дулгәнур фани сарайдин бәка дарины мәкам итти (“Фани дөньядан китеп, мәңгелек йортта урын алды” мәгънәсендә). Рәбигыләүвәл ...» дигән сүзнең соңындагысы беленми, уалып җиргә баткан. Янә «Чура углы» дигән сүзенең алдында бер сүзнең бәгъзе херефләре генә калган, таныр хәл юк.

Бу ташның язылганына 404 ел буладыр, 1469 нчы елларда язылгандыр. Әмма хәзердәге Әҗәле, элгәреге урыныннан күчеп, икенче җиргәрәк утырган диләр. Иске Әҗәле урынында шул Хаҗ Гали коесы урыны бар хәзердә дә, диләр. Ләкин без барып карамадык. Ул Әҗәле авылы бара торгач байтак зураеп, ике йөз йортлап булганнардыр. Ничә урамнары бар икән. Аннан соң Казан ханлыгын ypыс алгач, Әҗәле халкын урыслар, килеп-килеп, җәфа кылалар икән. Анда-монда узсалар, олау сорап, ат сорап, бирмәсәләр, көчләп алып, талап китәләр икән. Урысның бу җәфасына чыдый алмыйча, төрле авылларга таркалып беткәннәр. Бәгъзеләре урыс диненә кергәннәр. Хәзердә урыс Әҗәлесе шуннан калгандыр. Бикмәмәт мулла риваять кыладыр икән: шул тирәдә бер якын зиярат бар, мукшы зияраты дип атыйлар икән. Ул зияратка хәзердә дә дога кылырга баралар, барып коръән укыйлар икән. Ул зияратта изгеләрдән бәгъзе адәмнәр бар, имеш. Ул авыл мөселман авылы булган икән. Ул мукшы авылы Болгар таркалмастан элгәре һәм бар икән.

Әҗәледә мулла булып торган адәмнәр тәхминән 1626 нчы елларда Әҗәледә берәү имам булып торган — Җәмәд дигән кеше. Аннан соң Габдерәшид исемле кеше имам булган, 90 яшендә вафат булгандыр яки йөзгә кариб . Аннан соң Габдерәзәк мулла дигән кеше имам булган. Аннан соң Ишем дигән кеше имам булган, 95 ләрдә вафат диләр. Янә аннан Бикмәмәт мулла дигән кеше имам булган. Яхшы галим вә күп тәҗрибә иясе вә һәм мөхафәзәле кеше иде, диләр, сиксәннәрдә вафаттыр, бик күптән түгел. Аннан соң Әҗәленең үзендә имам булган кеше юктыр. Хәзердә Мамадышка табигъдыр. Бикмәмәт мулланың углы хәзердә Мамадышта имамдыр.

Бөрадәр — бертуган.
Рәбигыләүвәл — һиҗри буенча ай исеме.
Тәхминән — чама белән, якынча.
Кариб — якын.
Мөхафәзәле — тыйнак.
Табигъ — буйсынган, ияргән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2347 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz