Танай авылы зияратында һәм өч-дүрт таш бар; ләкин берәрсен укырга мөмкин булмады. Танай авылы мулласы Мөхәммәтша һәм бөрадәр Габделкави белән өчәү барып, укып, язып алдык. Ике ташны яхшы таныдык; ләкин ташның югары башында тәмам уалып төшкән вә һәм түбән башы җиргә баткан; ташының уртасы гына, ягъни тарихы һәм исеме генә калган. Берсендә язылган ошбу сүзләр: «Тарих тукуз йөз иллекдә Уждага әфәнде углы Агдәүләт даре фәнадин даре бәкага рихләт кылды ». Әмма кайсы айда икәнен танып булмый. Ак Дәүләт дигән исем ишетелгәне бар; «каф» урынына «гаен» язылгандыр, шул заманның мәхрәҗенә карап. Бу таш һәм, Шигале зияратындагы таш кебек, бары бер кеше кулы белән язылгандыр. Риваять кылалар: анда Уждага әфәнде дигән бер кеше бар икән, ул Уждага әфәнде голәмәдән булгандыр һәм мөдәррис икән; кайсы авылда дәрес әйткәндер, мәгълүм булынмады; яки сораша торгач беленер. Бу ташның язылганына 340 ел буладыр; 1533 нче елларда язылгандыр — Казанда ханнар заманында. Янә бер таш бар. Моның һәм уртасы гына калган; югары башы һәм түбән башы укырга мөмкин булмады. Бер хәрефе дә беленми, бары тарихы белән исеме калган. Бу рәвешчә: «Тарих тукуз йөз кырык өченчедә җөмәдиел-ахырның башында Ямгуҗи углы Ирдинҗи» дигән сүз бик ачык беленә, әмма дөньядан үтте дигән сүзе укырлык түгел. Хәреф галәмәтләре бер дә калмаган. Баягы таш белән бер вакыттарак язылгандыр. Язылганына 347 ел буладыр; 1526 нчы елларда язылгандыр.
Ямгуҗи чуваш исемедер; Ямгуҗи исемле чувашлар бу заманда да ишетеләдер. Исеме чувашча булган белән, чуваш кабере дип уйларга ярамый. Ул замандагы мөселманнар чуваш белән бик катышкан. Чуваштан бик күп халык мөселман булган. Чувашка кыз биргәннәр, чуваштан кыз алганнар.